16+

Фатир кирәк икән – хәзер үк ал

Ипотека буенча процент ставкалары сизелерлек дәрәҗәдә төште.

Ипотека буенча процент ставкалары сизелерлек дәрәҗәдә төште.

Татарстанда торакның 80 проценты ипотека программасы буенча алына.

Фатир өчен еллар буе акча җыюдан мәгънә юк, бәяләр көн дә үзгәрә, яшәргә урыны булмаганнарга вакытлыча торак алып тору да файдалы түгел, шуңа да күпләр бердәнбер отышлы юлны ипотекада күрә – кредит рәсмиләштерәсең дә ай саен өлешләп түләп барасың. Ипотека буенча процент ставкалары былтыр сизелерлек дәрәҗәдә 4 процентка төште. Быел бу өлкәдәге үзгәрешләр турында белгечләр «РБК-Татарстан» мәгълүмати агентлыгы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында уздырган «Татарстанда ипотека: түбән ставкалар – зур мөмкинлекләр» дип исемләнгән түгрәк өстәл барышында сөйләштеләр.

Ташламалы ипотека

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтүенчә, Идел буе федераль округында торакны куллануга тапшыру буенча Башкортстаннан кала, Татарстан икенче урында тора. Республикада ипотекага ихтыяҗ зур. Торакларның дүрттән бере дәүләт программалары ярдәмендә сатып алына. Шундыйларның берсе – быелдан гамәлгә кергән ташламалы ипотека. Аның хакында Россия Президенты Владимир Путин былтыр ук әйткән иде.

Динар Хәмидуллин инфографикасы

2018 елдан 2022 ел аралыгында икенче, өченче баласы туган гаиләләргә дәүләт елына алты процент ставка белән ипотека бирә. Республиканың күп кенә банклары бу программа буенча актив эшли. Программада катнашырга теләп гариза тапшыручылар да бар икән инде. Россиядә бу ташламалардан 600 меңгә якын гаилә файдаланыр дип көтелә.
Шунысын да искәртергә кирәк, ташламалы кредит өч елга гына бирелә. Аннары ипотека ставкасы ике процентка арта. Әгәр гаиләдә өч ел эчендә өченче бала туса, ташламалы кредитны тагын биш елга озайталар. Бу программа буенча фатирларны бары тик беренчел торак базарыннан гына сайларга була. Программада 21дән 65 яшькәчә Россия гражданнары катнаша ала.

Былтыр торак базарында гомер булмаган хәл күзәтелде. Ипотека ставкалары кинәт кимеде. 12 процент ставкалы кредит сигез-тугыз процентка калды. Быел исә ставкалар нык төшәр дип фаразламый белгечләр. «Ак Барс» Банк, мәсәлән, март аеннан ставкаларын 0,5 процентка гына киметергә уйлый. Гомумән, быел ипотека ставкалары 7,5 проценттан да төшмәс, диләр. Торак бәяләре дә тотрыклы сакланыр, мөгаен. Абсолют Банкның Казандагы идарәчесе Марсель Зиляев әйтүенчә, фатирга бәяне арттырудан мәгънә юк, чөнки соңгы дүрт елда халыкның кереме кимүе күзәтелә.

Башка программалар белән дә еллык ставкасы җиде-сигез процентлы ипотека алу мөмкинлеге булганда, ташламалы ипотекага ихтыяҗ булырмы соң? «Ак Барс Недвижимость» җәмгыяте директорының беренче урынбасары Елена Стрюкова: «Ипотека ставкаларының алты процентка кадәр беркайчан да төшкәне булмады. Кеше, әлбәттә, бу мөмкинлектән файдаланып калачак», – дип саный. Өстәвенә, икенче балага тиешле ана капиталы акчасын да кредитны түләү өчен кулланырга була. Әле тагын фатир сатып алганда тотылган акчаның 13 процентын кире кайтарырга мөмкин.

Кеше нинди фатир сайлый?

Тәҗрибә күрсәткәнчә, Татарстанда беренчел торак базарыннан фатир сайлаучылар күбрәк. Беренчедән, төзүче оешмалар банклар белән берлектә ташламалы акцияләр тәкъдим итә, икенчедән, беренчел торак базарында кредит ставкалары азрак, аннары әле сафка баскан йорт бөтенләй башка: яңа, заманча. Беренчел фатир алучылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә чагыштырмача азрак түли икән. Яңа фатирларны күбрәк 35 яшькәчә гаиләләр ала.

Ә икенчел торакны, гадәттә, 35 яшьтән узганнар инвестиция максатларында сайлый. Фатирны арендага биреп, акча эшләүчеләр бар. Яшь гаиләләр арасында да икенчел торак алучылар юк түгел анысы, тик алар күбесенчә кечкенә, компактлы фатирларга өстенлек бирә. Баксаң, Казанда ике бүлмәле фатирларны күбрәк сорыйлар икән. Моны экспертлар демография белән бәйли. Күп гаиләләрдә бер-ике бала, шуңа да ике бүлмәле фатир иң кулае.

Татарстанда ипотека кредитының уртача суммасы 1,5 миллион сум тәшкил итә. Гадәттә, кредитны 15 елга рәсмиләштерәләр, чынлыкта җиде ел эчендә түләп бетерәләр.

«УРАЛСИБ банкы»ның Казан филиалы операцион офис җитәкчесе Регина Гайнуллина, республикада шәхси йорт алучылар да шактый, ди. Тотрыклы кереме булган 30-35 яшьтән өлкәнрәк, гаиләле кешеләр арасында шәһәр читендә коттедж, таунхауслар сайлаучылар бар.
Илшат Гыймаев әйтүенчә, 2016 елда Татарстан банклары барлыгы 48,6 миллиард сум кредит биргән булса, былтыр бу сумма 66,4 миллиард сумны тәшкил иткән. Барлыгы 44,3 ипотека килешүе төзелгән. Ипотекадан файдаланучылар алга таба булыр дип уйлый белгечләр. Сүз уңаеннан, эконом дигән аңлатма тарихта калыр, диләр, алар урынына бик кыйммәт булмаган, шул ук вакытта бар уңайлыклар тудырылган сыйфатлы стандарт тораклар төзеләчәк.

– Безнең аналитик тикшеренүләр буенча, алдагы ике-өч елда торак төзелеше гөрләп барачак, ипотекага да ихтыяҗ зур булыр. Ник дигәндә, торакка мохтаҗ кешеләр шактый. бездә, чит илләр белән чагыштырганда, бер кешегә бик аз квадрат метр туры килә, – ди «Ак Барс» Банкның күмәртәләп сатуны үстерү дирекциясе җитәкчесе Тимур Гобәйдуллин.

Шулай да фатир алырга җыенган кешеләргә киләсе елны көтмәскә, торак кирәк икән, аны хәзер үк алырга киңәш итә экспертлар. Фаразлар бер нәрсә, икътисади тотрыксызлык вакытында иртәгә нәрсә буласын төгәл әйтеп булмый, ди алар.

Рефинанслау отышлымы?

Ипотеканы кабат финанслау (рефинансирование), гади итеп аңлатканда, кредитларны берләштерү, элеккеге кредитларны ябу өчен яңасын рәсмиләштерү дигән сүз. Ипотеканы кабат финанслау белән бөтен банклар да шөгыльләнми. Белгечләр, 2015-2016 елда зур ставкалар белән кредит алган кешеләр рефинанслауны сорап күбрәк мөрәҗәгать итә, ди. Әйтик, сез кредит рәсмиләштергәндә, еллык ставка 13-14 процент булган. Хәзер ул 9 процентка калган. Кредит суммасын киметү өчен рефинанслау, әлбәттә, отышлы. Дөрес, әгәр дә торак бәясенең яртысыннан артыграк суммасы түләнеп беткән икән, яңа ипотека килешүе төзү файдага булмаска да мөмкин, ди белгечләр. Шуңа да бу мәсьәләдә банк хезмәткәрләре белән киңәшләшергә, исәпләттереп карарга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading