16+

«Этемне яки мәчемне кемнәргә генә калдырып торырга икән?» – дигән аптыраулар бетә: Казанда аларны кунакханәләр көтә

Күп еллар элек безнең авылдагы өйдә Тарзан кушаматлы эт бар иде. Капкадан килеп керүгә, койрыгын болгый-болгый, каршыңа йөгерер, сырпаланыр иде. Гаилә әгъзасы кебек кадерлегә әверелгән ул җан иясе юк инде.

Күп еллар элек безнең авылдагы өйдә Тарзан кушаматлы эт бар иде. Капкадан килеп керүгә, койрыгын болгый-болгый, каршыңа йөгерер, сырпаланыр иде. Гаилә әгъзасы кебек кадерлегә әверелгән ул җан иясе юк инде.

Казандагы фатирга малай бишенче сыйныфта укыган чагында мәче баласы күтәреп кайтты.
– Кем биргән булса, шуңа кире илтеп тапшыр, – дип, хәтәр орыштым үзен.
Песи белән икесе бергә күз яше агызды болар. Мәче баласы бер атна эчендә фатирны ачы искә тутырды. Җанварны авылдагы әбигә кайтарып котылдык.

Ярый ла безнең авылда кешебез булды. Ләкин һәркемнең дә андый мөмкинлеге юк бит.
«Этемне яки мәчемне кемнәргә генә калдырып торырга икән?» Өйләрендә җәнлек асраучыларга сөенечле хәбәр җиткерәбез – тиздән алар мондый сорау белән башларын авырттырмаячак.

– Совет районындагы ветеринария клиникасын үзгәртеп төзү-төзекләндерү эшләре башкарыла. Эшләр сентябрь аена тәмамланыр дип ниятләнелә. Шушы ветклиникада өй этләре һәм мәчеләре өчен кунакханә белән тернәкләндерү үзәге дә булачак. Кешеләр сәяхәткә яки командировкага барган вакытларында өй җәнлекләрен кунакханәдә калдырып тора алачак, – диде «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» Дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Тимур Галиев.

Совет районындагы ветклиниканы төзекләндерү 10 миллион сумга төшәчәк, бина физиотерапия аппаратлары белән җиһазландырыла. Идел буе федераль округындагы иң яхшы клиникаларның берсе булачак ул.

– Өй җәнлекләре кунакханәсе 50 урынга исәпләнгән, бу әле Казанда да, Татарстан буенча да беренче тәҗрибә, – диде Тимур Галиев.
Әлеге ветклиникада авыру этләргә һәм мәчеләргә дәвалау курслары үткәрелә, хәттә операция дә ясала. Мондый җәнлекләр билгеле бер вакыт тернәкләндерү үзәгендә тотыла. Этләрне яки мәчеләрне кунакханәдә калдырып тору, шулай ук тернәкләндерү үзәге хезмәтләре – түләүле. Проект уңышка ирешсә, мәчеләр кунакханәсе челтәре киңәйтеләчәк.
Башкалада 2015 елда җәнлекләрдә котыру авыруының 15 очрагы теркәлгән булган. Шөкер, соңгы елларда иминлек. Тимур Галиев сөйләгәнчә, Казан яны бистәләрендәге терлекләргә һәм йорт җәнлекләренә вакцинация үткәрелә. Шәһәргә терәлеп торган урманнарда төлкеләр саны киметелгән, кыргый җәнлекләргә дә вакцина ясалган.

Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә һәм урамнардагы сәүдә чатырларында сатыла торган итләр, терлек һәм үсемлек продукциясе алдан ветеринария тикшерүе уза. Шәһәргә керә торган юлда Малиновка ветеринария посты даими рәвештә эшли.
– Узган елның май аенда Ростов өлкәсеннән алып кайтылган күркә итендә кош гриппы авыруы барлыгы ачыкланды. 11 тонна күркә ите утильләштерелде. Шулай ук Лаеш районыннан китерелгән сыйфатсыз 500 мең йомырка юк ителде, – диде Тимур Галиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading