16+

Дәүсоветта дәү көрәшнең башланган чагы: Татарстан Президенты мәктәп директорларын яклап чыкты

“Дәүләт Советы татар теле өчен чын мәгънәсендә көрәш башлады”, дип шаулый башлады бүген социаль челтәрләр. Беркемгә дә сер түгелдер, билгесез көчләр мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе аркылы Татарстандагы милләтара дуслыкка чөй какмакчы.Республика җитәкчелеге халыкка “коткыга бирелмәгез, бу теманы сәяси яссылыкка күчермәгез” дип кат-кат әйтә. Казан белән Мәскәүуртак тел табар дигән өмет бар. Һәрхәлдә, парламент утырышында республика җитәкчелеге шулай дип өметләндерде.

Дәүсоветта дәү көрәшнең башланган чагы: Татарстан Президенты мәктәп директорларын яклап чыкты

“Дәүләт Советы татар теле өчен чын мәгънәсендә көрәш башлады”, дип шаулый башлады бүген социаль челтәрләр. Беркемгә дә сер түгелдер, билгесез көчләр мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе аркылы Татарстандагы милләтара дуслыкка чөй какмакчы.Республика җитәкчелеге халыкка “коткыга бирелмәгез, бу теманы сәяси яссылыкка күчермәгез” дип кат-кат әйтә. Казан белән Мәскәүуртак тел табар дигән өмет бар. Һәрхәлдә, парламент утырышында республика җитәкчелеге шулай дип өметләндерде.

Татар теле мәсьәләсе парламент утырышының көн тәртибендә башлыча билгеләнмәгән иде. Бу темага беренче булып депутат Разил Вәлиев кагылды, аны хуплап, башкалар да сүз әйтте. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировның да шушы мәсьәләдәтеле чишелде.

- Җәмәгатьчелекне мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе, дөресрәге, аның кыскартылу ихтималы зур шөбһәгә салды. Интернет челтәре кайнар бәхәсләр белән тулган. Бу, әлбәттә, бүген генә килеп чыккан вазгыять түгел. Соңгы елларда мәктәп программаларына көчләп кертелгән үзгәртүләр туган телдә укытуны шактый кыенлаштырды... – диде ул.

Интернетта белем учакларындагы татарча укыту мәсьәләсе кичә-бүген генә түгел, күптән куера килде. Сорау туа: моның бүген генә килеп чыккан мәсьәлә түгеллеген белгәч, ник бер чара да күрелмәгән?! Эшләгән очракта да, андый гамәлләр халыкка ишетелмәде дә, күрелмәде дә.Бөтен дөньягасибелеп яшәүче татарларны берләштерергә тиешле оешма, милли вазгыятьне тоеп, теге яки бу киеренке мәсьәлә буенча беренче булып чаң сугарга тиеш тә бит югыйсә... Әйе, алар мөрәҗәгать белән чыкты, тик анысы да әле яңарак кына булды бит...  

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Кукмара районы мәктәп директорларының да моң-зарын җиткерде. Баксаң, аларга төнге унга кадәр шалтыратып, кисәтеп кенә калмыйча, административ һәм хәтта җинаять эше ачу белән куркыталар.

- Мәктәпләрдә прокурорлар тикшерү үткәрә, укыту программаларын үзгәртүләрен таләп итәләр. Ата-аналар җыелышларында балаларны милли чыгышлары буенча бүлмәкче булалар. Республикадагы тотрыклы вазгыятьне какшатуның иң үтемле чарасы бу. Ничек инде ел башында укыту программасын үзгәртеп булсын? – дип, Римма Ратникова Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте.

 – Сез бит телгә бәйле законнарга бер дәгъва да юклыгын бер генә тапкыр әйтмәдегез. Әллә бу вазгыятьне урындагы прокурорлар шул дәҗәгә җиткерәме?
Ул көн тәртибенә прокуратураның мәктәптәге гамәлләре буенча чыгышны кертергә тәкъдим итте.

Депутат Николай Рыбушкин да хискә бирелеп, ярсып-ярсып сөйләде.
- Беребез дә дәүләт телләрен укытуга каршы түгел. Әмма телне укыту методикасы бик күп сорау тудыра. Башлангыч классларда атнасына татар телен алты тапкыр укыту дөресме икән? Ни өчен бу мәсьәләдә прокуратура белән Мәгариф министрлыгын гаепле итеп калдырабыз? Ә без гаепле түгелмени? Башкарма хакимияттә дә гаеп юкмыни? – дип Николай Рыбшкин сорауларын яудырган бер мәлдә, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аны бүлдереп:
- Николай Николаевич, алар гаепле түгел. Чөнки яз көне республика прокуроры хөрмәтле Илдус Сәетович Татарстанда мәгариф турындагы законны бозу очраклары юк, дип әйткән иде. Бу чыннан да шулай. Билгеле бер стандартлар килеп чыкты, аларны карап бетерергә кирәк, – диде.

Халык хезмәтчәннәрен Рөстәм Миңнеханов диккать белән тыңлап бетергәч, үз фикерен дә җиткерде. Ул бу мәсьәләне тыныч кына хәл итәргә чакырды.
- Без кабат 90нчы елларга әйләнеп кайткандай булдык. Җәмгыятьне таркатырлык мондый вазгыять ничек килеп чыга алды? Бездә милләтара багланышлар буенча аңлашылмаучанлыкларның килеп туганы юк иде бит, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул мәсьәләне хәл итү өчен эшче төркем төзелүен әйтте, хәзер моның белән республика хөкүмәте шөгыльләнә, Россиянең мәгариф министрлыгы белән сөйләшү алып барыла диде. - Бу ашыгычлык белән хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Ышанам, без уртак тел табарбыз, - диде ул.

Татарстан Президенты да мәктәп директорларын яклап чыкты.
- Мин Татарстан прокурорына да, генераль прокурорга да, мәсьәләне хәл итү һәм халыкка аңлату өчен вакыт кирәклеге турында әйткән идем. Кызганыч, бу очракта мәктәп директорлары гаепле булып калды. Минемчә, бу һич кенә дә дөрес түгел. Алар үз эшләрен билгеләнгән система һәм инструкция буенча башкарды. Мәктәп директорлары – республикабызның интеллектуаль байлыгы. – диде Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев укыту барышына тупас рәвештә тыкшынуларына гаҗәпләнүен яшермәде.
- Хәзерге уку елында бу мәсьәләне кузгатмаска иде. Уртак тел табарбыз. Моңа чаклы килешә идек бит. Укытучыларның август киңәшмәсендә стандартлар, киләчәк эшебез турында фикер алышырбыз. Хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп булмый, – диде ул.

Дәүләт Советының бүгенге, 33нче утырышы рәсми рәвештә ябылмады, ә дәвам иттереләчәк, диелде. Ул махсус тел мәсьәләсенә багышланачак. Көне соңрак хәбәр ителәчәк. Шуңа да депутатлар Россия белән Татарстан гимнын тыңламыйча гына таралышты... Республика прокуратурасы белән Мәгариф һәм фән министрлыгы да татар теле мәсьәләсе буенча үз аңлатмаларын бирәчәкләр. Депутатларга түземсезлек һәм сабырлык белән көтәсе генә кала...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я, Раббым унай Хэл ителсен инде.Безнен миллэтлэрнен тату яшэгэненэ кем аяк сала сон?.Теллэр белу байлык бит инде.Шуны анларга телэмилэр.

    Мөһим

    loading