16+

Чыршыларны кәҗәләргә озатабыз

Яңа ел каникуллары үтте, чүплекләрдә бәйрәм рухы биреп, өй түрендә балкып утырган урман гүзәлләре дә күренә башлады. Алары бер кызганыч булса, сатылмый калып, базар чатларында аунап яткан чыршылар икеләтә кызганыч.

Чыршыларны кәҗәләргә озатабыз

Яңа ел каникуллары үтте, чүплекләрдә бәйрәм рухы биреп, өй түрендә балкып утырган урман гүзәлләре дә күренә башлады. Алары бер кызганыч булса, сатылмый калып, базар чатларында аунап яткан чыршылар икеләтә кызганыч.

Беренче гыйнвар көнне бер сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта шуларны күреп, кәефем бик кырылган иде. Моннан берничә ел элек газета укучыларыбыз, Яңа ел чыршысын кая куйыйк икән дип шалтырата башлагач, җавап эзләп, бик күп оешма, ведомстволарга шалтыратырга туры килде. Аларның барысыннан да бер җавап ишеттек: «Аның өчен махсус тапшыру пункты ачылмый».
Ниһаять, узган елны бу эшкә Идел буе экология компаниясе алынды. Казанның Гадел Кутуй урамындагы 160нчы йорт янында махсус пункт ачылды. Үткән елны ул соңгарак калып ачылган иде, экология компаниясенең матбугат сәркатибе Альбина Шаһиәхмәтова сүзләренчә, барысы 160тан артык чыршы җыелган.

– Быел бу эшкә 10 гыйнвардан ук тотындык. Шуңа да чыршыларны пунктка китереп бирүчеләрнең саны күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Беренче көнне үк бер контейнер тулырга да өлгерде. Бүген тагын берне куярга ниятләп торабыз, – дип сөйләде ул безгә.
Чыршыларны шәһәрнең башка җирләрендә дә кабул итүне оештырып булмыймы дигән сорауга ул, бу фәкать социаль проект, транспорт мәсьәләсе белән авыррак, диде.
 
Чыршыларны теләге булган һәркем 31 гыйнварга кадәр тапшыра ала. Әмма аларны мишуралардан һәм уенчыклардан арындырып килергә кирәк.
Җыелган чыршыларны, узган елдагыча, Югары Ослан районының Шеланга авылына илтеп бирәчәкләр.
– Үткән елны компания белгечләре бәйрәм чыршыларын кая тапшырып була икән дип озак баш ватты. Бары тик Югары Ослан районы фермеры Мурат Сираҗин гына безне ишетте. Ул кәҗәләр асрый, алар ылыслы ботакларны үз итә икән. Кәҗәнең сөте дә файдалы була, имеш, – диде безгә Альбина.

Казан халкыннан җыелган чыршыларны кәҗәләргә озатсалар, Иркутскида аны махсус машина белән ваклап турап куялар да язын туфракка ашлама рәвешендә кертәләр икән. Киевта кулланылган чыршылар белән теплицаларны җылыталар ди. Бөтендөнья кыргый табигать фонды кайчандыр чыршыларны биоягулык итеп эшкәртә торган завод ачу идеясе белән дә чыккан булган.

Чит илләргә килгәндә, Финляндия белән Швециядә чыршыларны мебель фабрикасына илтәләр һәм аларны анда нәрсә булса да эшләгәндә кулланалар яки котельныйга ягалар. Голландия, Германия, Австриядә чыршыларны фермерлар сатып ала һәм ашлама итеп кулланалар. Германия һәм Швециядә алардан май ягар өчен махсус агач пычаклар да ясыйлар икән.

Фото: bloknot.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading