Шәһри Казан

«Черек күл» паркында тимераякта дөрес шуу буенча түләүсез мастер-класс үтә

Казан халкы һәм башкала кунаклары «Черек күл» шугалагында фигуралы һәм тимераякта дөрес шуу буенча түләүсез мастер-класста катнаша ала. Бу хакта Instagramда «Татарстан парклары һәм скверлары» битендәге программада хәбәр ителә.

Казанның «Черек күл» паркында көнгә ике тапкыр – 12:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә 2018 елның символы Эт турында спектакль күрсәтелә. Аны «Угол» иҗат лабораториясе әзерләгән. Эт бик зур: персонажны тудыру өчен, алты артист бер-бер артлы тезелеп баса һәм аларга эт костюмын кидерәләр.

Мастер-класслар «Паркларда кыш» программасы буенча 7 гыйнварда уза. Дәресләр 16.00 сәгатьтә башлана.

«Паркларда кыш» программасы үзгәрергә дә мөмкин, шуңа күрә Парклар һәм скверлар дирекциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми төркемдә яңалыкларны күзәтеп барырга яки 239-44-33 телефоны аша үзгәрешләр турында сорашып торырга чакыра.

Реклама

Спектакльләр шәһәрнең башка паркларында да узачак. 8 гыйнварга кадәр Горький паркында К.Тинчурин исемендәге артистлар катнашында Яңа ел тамашасын күрсәтәләр. Ул 40 минут дәвам итә, аннары тамашачылар Кыш бабай, Кар кызы һәм Эт белән фотога төшә ала. Анда зур агач таудан да шуарга була, дип яза «Татар-информ».

Сүз уңаеннан: Яңа ел төнендә Казан паркларында 4 меңләп кеше ял иткән. «Черек күл» шугалагында 3 меңләп кунак булган, Горький исемендәге паркта меңләп кеше булырга өлгергән.

«Паркларда кыш» программасы 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 апрель 2018 - 10:35
    Су басуның икенче дулкыны көтелә
    Язгы ташуның төп дулкыны узды. Республикада алты районда авылларны су басты, күперләр су астында калды, хуҗалыкларга зыян килде.
    143
    0
    0
Ночной режим