16+

Чәчәкләр тотып кулга, Без чыктык олы юлга...

Менә кояшлы 1 сентябрь иртәсе укытучыларны һәм укучыларны кабат бергә җыйды. Кичә мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Бу көн беренче кыңгырау шалтыравын тыңлаган беренче сыйныф укучылары өчен мәңгегә истә калачак балачак мизгеле дә булгандыр, мөгаен. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан, ак бантлар бәйләгән,...

Кичә Татарстанда 1-11 нче сыйныфта укучы 371 мең 606 бала парта артына утырды, 2011/2012 уку елында барлыгы 2164 мәктәптә белем биреләчәк. Республикабызда мәктәпләргә һәм укытучыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән киң колачлы проектлар гамәлгә ашырыла: Татарстанда һәр педагогка ноутбук тапшырылды, республиканың барлык мәктәпләре интернет челтәренә тоташтырылган, яңа уку елында 600дән артык автобус 16 мең авыл баласын заманча база мәктәпләренә йөртәчәк, республикада ике яңа мәктәп үз ишекләрен ачты. 31 август көнне Зөядә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Мәгариф үзәге ачылса, кичә Казанның Мәскәү районында 12 нче гимназия кулланылышка тапшырылды.
Гимназияне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, шәһәр мэры Илсур Метшин катнашты. Рөстәм Миңнеханов бәйрәм котлавы чыгышында, 12 нче гимназия татар элитасы кадрларын әзерләү урыны булачак, дип белдерде. Аның фикеренчә, безгә милли мәгариф базасы була алырлык мәктәпләр кирәк. Татар телендә укыткан мәктәп белеме туган телгә, аның мәдәниятенә һәм тарихына мәхәббәт уятырга булыша. Тантаналы чаралардан соң, яңа уку елы башлануны белдереп, кыңгырау шалтырады.
Без исә, үз чиратыбызда, укытучыларны, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне, әти-әниләрне, студентларны, укучы балаларны Белем көне белән котлыйбыз. Гыйлем эстәүчеләргә тел ачкычлары, йөгерек уй, тирән фикер, зирәк акыл, саулык-сәламәтлек, белем үрләрен яулаганда зур уңышлар телибез. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары «4»ле һәм «5»леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading