16+

Өч бәйрәм бергә килсә...

30 августта Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне Ураза бәйрәме белән бергә туры килеп, олуг тантанага әверелде.

Өч бәйрәм бергә килсә...

30 августта Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне Ураза бәйрәме белән бергә туры килеп, олуг тантанага әверелде.

Мәйданнарда Тукай рухы
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда, меңләгән кешеләр алдында Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләренә ия булган быелгы шәхесләр - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, җырчы Альбина Шаһиморатова, шагыйрә Лена Шагыйрьҗан, рәссамнар Мария белән Рөстәм Килдебәковларны котлады. Ул, дөньяның төрле кыйтгаларында Тукайга багышланган чаралар үткәрелүен ассызыклап: «Тукай исемендәге премияне алу өчен бик данлыклы булу кирәк. Без үзебезнең лауреатларыбыз белән горурланабыз, аларга иҗат уңышлары телибез. Ел саен шушы премияләрне бирү традициясе дәвам итәр дип өметләнәм», - диде. Әлеге чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин да бар иде.
Дәрәҗәле кунаклар соңыннан Камал театры каршындагы мәйданда скульптор Асия Миңнуллина иҗат иткән «Шүрәле серләре» һәйкәлен ачуда катнаштылар. «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты бәйрәме, Татарстанның сәнгать осталары концерты биредәге рәсми чараларны музыкаль яктан бизәде.
30 августта төрле яшьтәге балаларның Черек күлгә җыелуы матур гадәткә әверелде. Быел да монда балалар өчен уеннар, конкурслар оештырылды. Г. Тукай һәйкәле янындагы скверда Татарстанны, Казанны данлаган шигырьләр укылды. Әле яңа мәйданчык булса да, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы каршындагы сквер да тамашачыларны үзенә күпләп җыйды. Биредә ачык һавада 1 нче халыкара опера фестивале узды. Татар телендә дә җыр башкарганы өчен, тамашачылар Любовь Казарновскаяны алкышларга күмде.

Казанны дөньяга танытучылар
Ратушада Казанның мактаулы гражданнарын бүләкләү тантанасы булды.
- Меңьеллык тарихлы Казан Универсиада, халыкара чемпионатлар үткәрү хокукы яулады. Мондый чаралар шәһәребезнең һәм казанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә файдага. Төрле өлкәләрдәге хезмәт уңышлары белән башкалабызны дөньяга танытучыларга рәхмәт! - диде Илсур Метшин үзенең кереш сүзендә.
131 нче лицейның элеккеге директоры Иван Савельевка, «Татэлектромонтаж» генераль директоры Юрий Солуяновка, Россия Фәннәр академиясенең Казан физика-техника институты директоры Кев Салиховка «Казанның мактаулы гражданины» исеме таныклыгы һәм билгесе тапшырылды. Чит илдән кайтып җитә алмавы сәбәпле, дөньякүләм танылган композитор Софья Гобәйдуллинага «Казанның мактаулы гражданины» таныклыгы соңрак биреләчәк.

Универсиада флагы
Меңьеллык мәйданына халык хозурына FISU флагы куелды. Ул Казанның 2013 елда студентларның халыкара җәйге Универсиадасын үткәрүче шәһәр булуын дәлилләүче символ. Флаг Россиянең студентлар үзәкләрендә, шул исәптән Владивосток, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә эстафетада булачак. Һәр шәһәрдә Казандагы Универсиадага, студентлар спортына кагылышлы пропаганда чаралары оештырылачак. Эстафета исемлегенә кертелгән шәһәргә Универсиада флагы күчермәсе бүләк ителәчәк.

Рамзан Кадыйров аргамагы
«Казан» халыкара ат спорты комплексында тамашачылар Россия төбәкләреннән китерелгән 130 ат катнашындагы чабышларны хозур кылды. Әлбәттә, иң кискен узыш Татарстан Президенты призы өчен барды. Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның Баритон кушаматлы 4 яшьлек аргамагы «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең - Пасифик Дансер, «Динамо» клубының - Король, Карачай-Черкес Республикасының Балетмейстер һәм башка данлыклы чабышкыларны узып беренче килде.
Казан урамнарында, паркларында имин, матур булып гөрләгән бәйрәм чаралары 22 сәгатьтә салют ату белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading