16+

Бәйрәм рухы һәркемнең күңелендә  (Бәйрәм турында язучылар фикере)

Бүген Кремль яры буенда Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел тулуны билгеләп уздылар.

Бәйрәм рухы һәркемнең күңелендә  (Бәйрәм турында язучылар фикере)

Бүген Кремль яры буенда Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел тулуны билгеләп уздылар.

Башта чара Бауман урамында узарга тиеш иде, аннары аны  "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе форматында Кирмән буенда оештырырга булдылар. Кайберәүләр бәйрәмнең төгәл кайда узачагын аңлап бетермәгәнгәме, чарада кеше азрак иде. Ничек кенә булмасын, бәйрәм рухы сизелеп торды. Һәр килгән кешегә ике дәүләт телендә Татарстан гимны сүзләрен, республика флагындагы төсләрне чагылдырган тасмалар өләштеләр. Бәйрәм дә Татарстан гимны белән башланды. Җырчыларның чыгышлары алып баручылар: Айсылу Лерон һәм Илфар Кәримовның Конституция турындагы кызыклы фактлары белән үрелеп барды. Халык арасында Конституциягә бәйле викторина да уздырдылар. Әйтик, Конституция сүзе нәрсәне аңлата, ул кайчан кабул ителгән, ничә бүлектән тора? Сорауларга актив җавап бирүчеләрне бүләкләделәр.  
    Татарстанда 170 тән артык милләт вәкиле үзара дус, бердәм яши. Монда республика Конституциясенең нигезләре дә зур роль уйный. Бәйрәмдә дә төрле милләт вәкилләре: татарлар, марилар, удмуртлар һәм башкалар бер сәхнәдә чыгыш ясады. 
    Һәркем бүгенге бәйрәмне үзенчә кабул итте: кем өчендер ул Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы. Кемдер Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгын бәйрәм итте, кайберәүләр Бердәмлек көнен искә алды, ә иң мөһиме - бар кеше дә  туган телне саклау өчен берләште. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән төгәлләнде.  
Бүген сезнең өчен нинди бәйрәм? 
   

Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә:
   “25 ел эчендә Казан күзгә күренеп матурланды, республикабыз алдынгы урыннарда. Әйбәт яшибез, күрәсең, безгә көнләшүчеләр дә юк түгелдер. Телне кысрыклау белән бәйле вәзгыять тынгылык бирми. Югыйсә, татар телендә укыту безне ярлыландырмый, баета гына. Зөлфәт Зиннуров башкарган  “Халкым минем” җыры бик көчле яңгырады: 
   Авызлыклап җигелгәнсең,
   Син әллә бер атмы соң?
   Суыкларда катмыйсың син,
   Сазлыкларда батмыйсың,
   Халкым минем, халкым минем. 

   Мондый бәйрәмнәр, халыкны берләштерергә, патриотлык хисләрен сакларга ярдәм итә”.  
   

   Халисә Ширмән, язучы,  филология фәннәре кандидаты:
   “Бүген чын бәйрәм. Соңгы вакытта телгә кагылышлы нәрсәләр борчуга салды, ләкин өметсез шайтан гына диләр. Бәйрәм мохитенә килгәндә, яшьләргә ул ошыйдыр, тик өлкән буынның кәефе сүрелгән кебек. Концертның башында татарча җырлар азрак яңгырады, альтернатив музыканы да кайбер өлкәннәр кабул итеп бетерә алмый”.  

Камил Кәримов, язучы: 
   “Бүген күпчелек халык бәйрәме. Кая барсам да авылдашымны, язучыларыбызны, коллегаларымны күрәм. Моннан 100 ел элек революция күпчелек халыкны бәхетле итәр өчен ясалган ләбаса. Ә без  күпчелек халык. Без социализмны белә торган буын. Ул заманны сагынабыз. Рәхәт яшәдек: эшсезлек ни икәнен, хәерчелекне белмәдек, коммуналь хезмәтләр өчен тугыз тәңкә түли идек. Безне бүген аңламаучылар да булыр. Бәйрәм ул - сәхнә түгел. Бәйрәм рухы һәркемнең күңелендә”. 
   

Нәбирә Гыйматдинова, язучы:  
   “Бүген Татарстан өчен зур бәйрәм. Моннан 25 ел элек мәйданнарда шау-гөр килеп йөргән чакларны хәтерлим. Республика мөстәкыйльлек алганга шатланган идек. Бүген яшьләр күп җыелган, шуңа сөенәм, димәк, өметебез, киләчәгебез бар. 25 ел элек кабул итеп алган эстафетаны бүгенге яшьләргә тапшырабыз. 25 ел буе безнең күңелдә яшәгән бәйрәм рухы нинди авыр вәзгыятьтә дә сүнми, сүрелми саклана”.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading