16+

Булачак пенсияне ничек арттырырга?

Булачак пенсиянең суммасын исәпләү кагыйдәләре, аны арттыру өчен нишләргә кирәклеге турында Татарстан Пенсия идарәсенең Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе Флида АРСЛАНОВА белән сөйләштек.

Булачак пенсияне ничек арттырырга?

Булачак пенсиянең суммасын исәпләү кагыйдәләре, аны арттыру өчен нишләргә кирәклеге турында Татарстан Пенсия идарәсенең Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе Флида АРСЛАНОВА белән сөйләштек.

– Флида Зөфәровна, кешенең булачак пенсиясе ничек формалаша?
– Булачак пенсияңне дөрес формалаштыру һәр буын өчен актуаль мәсьәлә булып тора. 2002 елга кадәр эш стажы булган гражданнарның пенсияләрен исәпләгәндә, хезмәт хакы һәм гомуми эш стажы роль уйный. Аны исәпләп чыгару өчен хезмәт кенәгәсе, кайбер вакытта архивтан документлар таләп ителә. Хезмәткәрнең 2002 елдан соңгы иминият кертемнәре турында мәгълүмат эш урыныннан пенсия фондына тапшырылып бара. 2002 елдан 2014 ел аралыгыннан чыгып пенсия исәпләгәндә, шул иминият кертемнәре исәпкә алына. 2015 елдан пенсияне исәпләүдә яңа алым кулланыла башлады. Хәзер пенсия балларга бәйле. Балларга бернинди инфляция, девальвация дә кагылмый.

– Ул балларны ничек җыярга?
– Һәрбер эшләгән ел пенсия баллары белән билгеләнә. Ул эш бирүче түләгән иминият кертемнәре күләменә һәм хезмәт хакына бәйле. Пенсиягә чыкканда, кешенең барлык баллары кушыла да акчага әйләндерелә. Шуны да истә тотарга кирәк, баллар бары тик хезмәткәре турында пенсия фондына мәгълүмат биреп барган ышанычлы, намуслы оешмаларда гына каралган. «Конверттагы» хезмәт хакы бернинди баллар да вәгъдә итми. Кайбер кешеләргә өстәмә баллар да бирелә, әйтик, хатын-кызның декрет ялындагы еллары, хәрби хезмәттә булган көннәр өчен. кеше ел саен 10 баллга кадәр җыя ала. Шунысын да истә тотарга кирәк,  баллар саны чикләнгән. Гади итеп аңлатканда, күпме генә хезмәт хакы алып эшләсәң дә, бер иминиятләштерүче кешегә, әйтик, быел 8,7 баллдан артык язылмый.  Һәр ел өчен чикләнгән балл саны аерым билгеләнә, 2021 елга ул 10га җитәргә тиеш.

– Балларны акчага ничек әйләндерергә соң?
– Баллар пенсия билгеләнгән елдагы баллның бәясенә тапкырлана. Ул бәя ел саен дәүләт тарафыннан билгеләнә, балл суммасы ел саен индексацияләнә. Быел ул 3,7 процентка артты. Хәзер 81,49 сумны тәшкил итә. Әйтик, пенсиягә чыкканда 100 баллың җыелган икән, 100х81,49=8149 сум килеп чыга. Моңа 4905 сум фиксацияләнгән түләүне кушкач, якынча пенсия күләмен чамаларга була.

– Пенсиягә чыгар алдыннан һәр эш урыныннан да документлар китерергә кирәкме?
 – халыкка уңайлы шарт­лар тудыру өчен, ­Пенсия фонды доку­мент­ларны электрон формада тапшыру мөм­кинлеге булдырды. ­Пенсия фондының рәсми сайтындагы ­шәхси кабинетына кереп, һәр кеше үзенең җыелган балларын, стажы күпме икәнен күрә ала. Дәүләт алдында торган төп бурычларның берсе –  һәркем пенсиясенең ничек исәп­ләнәчәген аңларга тиеш. Әгәр дә баллар азрак, эш стажы җитәрлек түгел икән, өстәмә документлар таләп ителә.

– Стаж тулмаса, балл җитмәсә нишләргә?
– Ниндидер сәбәпләр аркасында стажы тулмаганнарга социаль ­пенсия каралган. Тик ул хатын-кызларга – 60, ә ир-атларга 65 яшьтән генә бирелә. Бүген социаль пенсия – 5034 сум 25 тиен. Дөрес, аңа федераль пособиеләр өстәлеп түләнә. Пенсионер 8232 сумнан да азрак пенсия акчасы ала алмый. Бу безнең республикада пенсионерлар өчен билгеләнгән уртача яшәү минимумы.  

– Пенсия арттыруның тагын нинди юлы бар?
– Пенсия яшенә җиткән кешенең сайлау мөмкинлеге бар: яки ул яше тулып пенсиягә чыга, яки эшләвен дәвам итә, бу очракта пенсиягә чык­мый эшләүче кешенең пенсиясе ­сизелерлек арта. Гомумән, ­пенсия – кешенең киләчәккә дип җыйган хезмәт хакы. Шуңа да бүгенге көн белән генә яшәргә кирәкми. Хезмәт хакыннан иминият взносы тотылмый икән, димәк, киләчәктә пенсияң дә юк дигән сүз.

Өстәмә баллар

Беренче бала белән декрет ялында утырган өчен елына – 1,8 балл,

икенче балага елына – 3,6 балл,

өченчесенә һәм дүртенчесенә һәр ел өчен 5,4 балл өстәлә.

Армиядә хезмәт иткәнгә – 1,8 балл,

I группа инвалидны, инвалид баланы, 80 яшеннән узган карт кешене караган өчен 1,8 балл каралган.

Фото: finance.rambler.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X