16+

«Бәхетле буласың килсә, түзем булырга кирәк»

Һәр хатын-кыз үз әкиятен үзе булдыра. Бу фикер кичә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең йомгаклау өлешендә яңгырады.

«Бәхетле буласың килсә, түзем булырга кирәк»

Һәр хатын-кыз үз әкиятен үзе булдыра. Бу фикер кичә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең йомгаклау өлешендә яңгырады.

Бәйгедә җиңеп чыккан хатын-кызларның һәркайсы турында аерым китап язарлык. Алар – җәмгыятьтә, бизнеста, сәясәттә, иҗатта үз урынын тапкан, зур уңышларга ирешкән, шул ук вакытта чын хатын-кыз булып кала белгән гүзәл затлар.

Быел бәйгедә 700дән артык кеше катнашкан. Муниципаль берәмлекләрдә сайлап алу, зональ турларны узучылар Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган йомгаклау кичәсендә бүләкләнде. «Хатын-кыз – ана» номинациясен игълан итүгә, сәхнә балалар белән тулды. Быел бу номинациядә – дүрт җиңүче. Аларны тәбрикләгән Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәттән ике пар игезәк сабыйлары булган, барлыгы ун бала анасы Лилия Даишева, Чаллыдан 11 балалы Екатерина Орлова, алты баласы янына ятимнәр йортыннан тагын биш сабыйны алган Әлки районыннан Гөлфирә Асадуллинага чиксез рәхмәтен белдерде. Чаллыдан Нодира Авлаярова сигез баласын кечкенәдән иҗатка тарта алган. Аларның музыка уен коралларында уйнауларын да сокланып күзәтте Минтимер Шәймиев. «Мин 60 яшемә җитеп кенә гармунда уйнарга өйрәндем», – дип шаяртып та алды.
 
– Бәхет җиңел бирелми. Тудың да, гел кызыл келәмнән генә атлап барырмын дип уйлау – үзе үк бәхетсезлек. Бәхетле буласың килсә, түземле, сабыр булырга тырышырга кирәк. Тормыш – үзе бер могҗиза инде ул. Хатын-кызларныкы кебек йомшак күңелне берни белән тиңләп булмый, ә без ир-атларга тагын да түземлерәк булырга кирәк. Безне шелтәлиләр икән, димәк, юкка түгелдер инде. Хатын-кызны 8 мартта гына түгел, ел дәвамында тыңлый белик, – диде Татарстанның Беренче Президенты.

«Хатын-кыз – галимә» номинациясендә җиңү яулаган, ике ел эчендә Россия, чит ил нәшриятларында 29дан артык эшен бастырган Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова, мәдәнияткә зур өлеш керткән «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык» бүләге ияләре: Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, «Өченче буын героинясы» – татарча иркенләп аралашучы Бөгелмә журналисты Ольга Костюнина һәм башка җиңү яулаган ханымнар – барысы да хөрмәткә лаек.
«Лидер хатын-кыз» исеменә исә Түбән Кама районы башлыгының беренче урынбасары Эльвира Долотказина лаек дип табылды.

Бәйгенең иң кульминацион мизгеле – гадәттәгечә, хатын-кыз күзлегеннән лидер, изге йөрәкле ир-атны билгеләделәр. Бу исем быел Казан шәһәре депутаты, «Дорстрой комплектация» җәмгыяте директоры, «Игелекле Казан» акциясе кысаларында зур ярдәм күрсәткән Рөстәм Рамазановка һәм Сургуттан бертуган эшмәкәрләр Фазыл һәм Миндар Әгъзәмовларга бирелде.
Әгъзәмовлар турында «ШК» газетасында берничә тапкыр язганыбыз булды. Алар Сургутта яшәп эшли. Туган яклары Чирмешән районының Әмир авылын үстерүгә зур өлеш кертәләр. Авылларында һәр туган сабыйга 100 мең сум акчалата ярдәм күрсәтү, торак шартларын яхшыртырга теләгәннәргә булышу, кредитсыз йортлар салдыру, яшьләрне эш урыннары белән тәэмин итү... «Без кешегә ярдәм иткән саен, Ходай безгә икеләтә арттырып бирә», – диләр үзләре. Миндар Әгъзәмов үзләре турында сөйләргә бик яратмый.

– Үзебезне күрсәтергә теләмибез. Эшләребезне Аллаһы Тәгалә күрә. Үзебез эшләп тапкан хәләл акчабыз булганда булышабыз, булганың белән бүлешергә кирәк, – ди ул.
1983 елда булачак хатыны Гөлфия белән Себер якларына бәхет эзләп чыгып киткән яшьләрнең кара сумкаларыннан башка бернәрсәләре дә булмый.
– Уңышка ирешергә әнкәйнең догалары ярдәм иткәндер. Без җиде бала үстек. Әнкәй һәр балама аерым-аерым бәхет бир дип тели иде, – ди Миндар әфәнде.
Бәйгедә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, ел хатын-кызларын котларга танылган Россия актеры Михаил Пореченков та килгән иде.

Сүзен-сүзгә

Альбина Әпсәләмова, «Оренбург шәлләре» предприятиесе директоры, «Хатын-кыз – лидер» номинациясендә җиңүче:

– Авыл яшәсә, ил яши, диләр. Гореф-гадәтләрне, һөнәрчелекне буыннан буынга тапшыру мөһим. Оренбург шәлләре һәр күргәзмәдә урын ала. Безнең шәлебез бердәнбер дияргә яратабыз. Һәр хатын-кыз да шулай ук бердәнбер, һәркемгә хатын-кыз бәхете насыйп булсын иде.

 

Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты, «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык» номинацияседә җиңүче:

– Мондый бәйгеләр алга таба иҗат итәргә көч бирә. Хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы, аңа карата һәрчак җылы, ягымлы мөнәсәбәт булсын иде. Хөрмәт итеп, яратып яшәгән ирләребез исән-сау булсын. Үзен бәхетле тойган хатын-кыз иң матуры.
 
Нәзимә Закирова, бәйгедә катнашучы:

– Минем үземә – 77, ирем Әхәткә – 92 яшь. Без әле дә биибез. Чит илләргә баргач, татарның милли биюләрен күрсәтәбез. Үзебез яшәгән Чаллыда төрле түгәрәкләргә йөрибез. Бию – тормыш рәвешебез. Хатын-кыз – дөнья тоткасы. Җырларда да: «И хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда», – дип җырлана бит. Бәйге гомерле булсын иде.

Фото: tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading