16+

Биектау тәвә кошларын күрергә 10000 турист килгән

Биектау районының Ямаширмә авылында авыл туризмы кластеры ачарга ниятлиләр.

Биектау тәвә кошларын күрергә 10000 турист килгән

Биектау районының Ямаширмә авылында авыл туризмы кластеры ачарга ниятлиләр.

Казаннан 40 чакрым ераклыкта гына урнашкан Ямаширмәдә страуслар яшәгәнлеге турында ишетеп белүчеләр шактый. «Киләчәктә исә авылны тагын да җанландырып җибәрергә уйлап торабыз», – ди авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мохтаров. Аның сүзләренчә, страусларны күрергә узган ел ун меңләп турист килгән. Алар арасында Америка туристлары да булган. Яңа ел тирәләрендә Ямаширмәдә Иран кешесе дә кунак булып киткән.

– Без тәвә кошы фермасы белән генә чикләнеп калырга теләмибез. Авылыбыз бик матур, зур. Барысы 350 хуҗалык исәпләнә. Халык та бик кунакчыл, кул эшләренә дә оста. Менә шуларны истә тотып, туристларны кул эшләре осталары белән дә таныштырырга булдык. Бер егетебез тәрәзә яңаклары ясый, үзенең остаханәсе бар. Элек бездә чигү цехы эшләгән, хәзер ул юк, ә чигү осталарыбыз калды. Авылда биш-алты кеше түбәтәй чигү белән шөгыльләнә. Рашат дигән егетебез җәй буена бик күп мунча себеркесе ясый. Төрле шифалы үләннәр җыя. Алардан чәйләр дә ясый. Мәктәптә Бөек Ватан сугышы һәм авыл тарихы музейлары эшли. Мәдәният йортында халык театры гөрләп эшләп ята, «Чияләр» дигән җыр ансамблебез дә бар. Туристларны авыл тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, сәнгате белән таныштыру мөмкинлеге зур. Аннары авыл халкы, әйтүемчә, бик кунакчыл безнең. Килгән кунакларны үзләрендә куна калдырырга да, тәмле ризыклар белән сыйларга да, мунча кертергә теләүчеләр дә бар. Килгән һәр кеше бездә кадерле кунак булачак, – дип сөйләде безгә Фәнил Мохтаров.
Авылда гаилә фермалары һәм фермер хуҗалыклары да шактый. Страус фермасы хуҗасы Габделәхмәт Котдусовка килгән туристлар кыш көне чана да шуып китә. Җәен балык та тоталар, атта да йөриләр.
– Тик менә бер генә проблемабыз бар. Ул да булса – авылга керә торган юлның начар булуы. Килгән кеше: «Бөтен әйберегез әйбәт, юлларыгыз гына начар», – ди. Менә шул мәсьәләне хәл итеп булса, калганын без үзебез дә эшләп чыгачакбыз. Узган ел, авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән, бер чишмәне яңарттык. Быел тагын ике чишмәне матурлап куярга җыенабыз. Җәй көне авылыбыз бик матур. Һәр кунакка без бик шат, – дип, Фәнил әфәнде безне дә үзләренә кунакка чакырды.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading