Реклама
Бүген, 7 гыйнварда, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Аерым алганда, Казанда җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, республика территориясендә буран чыгуы да ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.