16+

«Безнең авыл – 2» бәйгесе дәвам итә: иң актив авылны бик үзенчәлекле бүләк көтә

Бүләккә килгәндә ул һәркемнең күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Чөнки алдагы бәйге җиңүчеләре бик канәгать калдылар.

«Безнең авыл – 2» бәйгесе дәвам итә: иң актив авылны бик үзенчәлекле бүләк көтә

Бүләккә килгәндә ул һәркемнең күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Чөнки алдагы бәйге җиңүчеләре бик канәгать калдылар.

 Дуслар! 2016 елда "Шәһри Казан" газетасы "Безнең авыл" дигән бәйге уздырган иде. Редакция тарихында моңа кадәр мондый кискен "көрәш" барган конкурс булмады. Күп санлы укучыларыбыз соравы буенча, без әлеге бәйгене быел да уздырырга булдык.

Бәйгенең шарты бик гади – туган авылыгызның табигате, истәлекле матур урыннары, урамнары фотоларын (1-3 фото) безгә shahri-kazan@tatmedia.comhttps://vk.com/id328086605 адресына, исем-фамилиягезне, кайсы район һәм авылдан икәнеген язып, безгә юллагыз.

Фотолар 1 февральдән кабул ителә башлаган иде. Бер айдан артык вакыт эчендә шактый авылларын яратучылардан хатлар килде. Ә фотоларны кабул итү 15 апрельгә кадәр дәвам итә. Димәк, катнашырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз! Килгән фотолар "Шәһри Казан" сайтына куела һәм 16 апрельдән 18 майга кадәр тавыш бирү этабы була.

Ә бүләккә килгәндә ул һәркемнең күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Чөнки алдагы бәйге җиңүчеләре бик канәгать калдылар.

Иң күп тавыш җыйган авылга "Шәһри Казан" журналистлары, җырчы һәм язучылар белән кайтып концерт оештыра һәм җиңүче авыл турында безнең газетада язма басылачак.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading