16+

Барлык юллар «Салават күпере»нә илтәчәк

«Салават күпере»нә транспорт хәрәкәтен яхшырту максатларында, Урман аръягы бистәсендәге Осиново урамы юлын да киңәйтү ниятләнелә.

Барлык юллар «Салават күпере»нә илтәчәк

«Салават күпере»нә транспорт хәрәкәтен яхшырту максатларында, Урман аръягы бистәсендәге Осиново урамы юлын да киңәйтү ниятләнелә.

«Бу әле мәсьәләне чишүнең беренче этабы гына», – диде мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, Горький шоссесында борылыш юллары ясала. Урман аръягы бистәсендә сулга борылыш гамәлдән чыгарыла. Транспорт чараларының сул борылышка тезелүе сәбәпле, Горький шоссесының бер полосасы «файдаланылмый», нәтиҗәдә бөкеләр хасил була. Борылыш юллары хәлне беркадәр җиңеләйтәчәк.

Авиатөзелеш районындагы Тэц урамы юлы «Салават күпере» торак комплексындагы Нурихан Фәттах урамы юлы белән тоташтырыла.
– Яңа юлга яктырту баганалары утыртыла, җәмәгать транспорты тукталышлары ясала. Тимер юл аша күпер төзелми, анда поездлар хәрәкәте актив түгел, шунлыктан тимер юл кичүе генә була, – дип җавап кайтарды Игорь Куляжев журналистлар белән әңгәмәсе вакытында «Шәһри Казан» хәбәрчесе биргән сорауга.

«Салават күпере»нә транспорт хәрәкәтен яхшырту максатларында, Урман аръягы бистәсендәге Осиново урамы юлын да киңәйтү ниятләнелә. Ләкин Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов әйткәнчә, Горький шоссесына янәшә торган Осиново урамы юлын үзгәртеп төзү өчен башта әлеге урамдагы 15 шәхси йортны күчерергә кирәк. Хәзер йорт хуҗалары белән сөйләшүләр бара.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм федераль бюджет булышлыгында быел Казанда урамнар, ишегаллары юлларын төзекләндерүгә 5,5 миллиард сум тотылачак. Кайчандыр без моның кадәр акчаны юл төзелешләренә юнәлтү турында хыяллана гына идек, – дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. – Узган ел 340 ишегалды яңартылды, ә быел инде 430 санына үрелдек. Ишегалларының 73 процентын төзекләндерүгә ирешәчәкбез. Бистәләрдәге юлларны төзекләндерү дә дәвам итәчәк.

Казанда киләсе җәйдә 190 урам юлы төзекләндерелә. «Халык контроле»нә һәм мэрның интернет-кабул итү бүлмәсенә тәнкыйтьләп хәбәр җибәрелгән урамнар да исәпкә алынган. Мәсәлән, Восстание, Теплично-Комбинатская, Хади Такташ, Ботаника, Роторная, Имәнлек, Глушко урамнары «кара исемлек»тә. «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында 39 урам юлы яңартыла. Болар: Ленин дамбасы, Павлюхин, Санкт-Петербург, Олег Кошевой, Короленко, Миль, Даурия, Шуртыгин, Ломжа урамнары, Оренбург тракты.

Сибгат Хәким урамы белән Нигъмәтуллин урамы, Даурия урамы белән Карбышев урамы, Нурихан Фәттах урамы белән Заречье урамы киселешләренә, Ибраһимов проспекты, 59 һәм Дементьев урамы, 7б йортлары янына юл билгеләре, светофорлар, рәшәткәләр куела.
Северный, Кадышево, Борисоглебск, Дуслык, Иске Горки, Салмачы, Борисково, Отары, Колсәет, Олы Клыки, Вознесенское – барлыгы 26 бистәдә юллар тәртипкә китерелә. Йөз еллыгы уңаеннан Юдино бистәсендә 24 урам юлы ремонтлана. Татарстан бюджеты хисабына 2017 елдан бакчачылык ширкәтләренә илтә торган юллар төзекләндерелә башлады. Быел 23 бакча юлы колачлана.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, Идел буе районындагы Магистраль урамы юлын үзгәртеп төзүгә 622,8 миллион сум билгеләнгән. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, әлеге урамда суүткәргеч, канализация, кар-яңгыр сулары ага торган торбалар кабаттан эшләнә, юл яктыртыла, тукталышлар төзелә. Биредә инженерлык челтәрләрен кору буенча эшләр башланган. Бертуган Батталовлар урамы юлын киңәйтү эшләре быел тәмамлана. Бондаренко урамы юлы Солдатская урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр озынайтыла.

Төзекләндереләчәк урамнар һәм ишегалларының тулы исемлеге мэрия сайтына урнаштырылган, адресы: https://www.kzn.ru/prinyat-uchastie/proekty/kapremont/.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading