16+

Балаларны саклыйк!

Җәй җитүгә, балалар күптән көтелгән озын каникулларга чыгалар.

Балаларны саклыйк!

Җәй җитүгә, балалар күптән көтелгән озын каникулларга чыгалар.

- Ни кызганыч, балалар арасында булган иң күп имгәнүләр, бәхетсезлек очраклары да нәкъ менә шушы чорга туры килә. Балигъ булмаганнарның тимер юллар тирәсендә уйнау очраклары да каникул вакытларында күбрәк күзәтелә. Малайларның шуклыгы, әти-әниләрнең карап җиткермәүләре, саксызлыкның ахыры бик аяныч та тәмамланырга мөмкин шул. РФ ЭЭМның Транспортта Казан линия идарәсендә 2011 елда балалар катнашында булган 5 бәхетсезлек очрагының 4есе үлемгә китерде, - ди полиция майоры Вера Купцова. - Ә инде 2012 елның 3 аенда тагын 2 бала зыян күрде. Мисалга, тимер юл читеннән баручы 16 яшьлек кыз, колагына наушниклар киеп музыка тыңлап баруы сәбәпле, поезд кычкыртканын ишетмәгән. Икенче очракта 13 яшьлек малай, йөк вагоны өстенә менеп, электр чыбыгына эләккән.
Яз килүгә, поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгына тәэсир итүче тәртипсезлекләр дә күренә башлаган. Яшүсмерләр еш кына поезд юлларына таяклар, агач кисәкләре алып килеп салалар, шешәләр ваталар икән. 2011 елда рельсларга әйберләр салуның - 20, поезд тәрәзәләрен ватуның 37 очрагы теркәлгән. Ә бит болар поездларның һәлакәткә очравына, кешеләр үлеменә дә китерә ала бит. Әти-әниләр, балаларыгызга аңлату эшләре алып барсагыз иде! Бу сөйләшү аларның гомерләрен дә саклап калырга мөмкин!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading