Әлеге программа өчен 2018-2019 елларга федераль бюджеттан 500әр млн сум акча бүленгән.
Скопировать ссылку
Әлеге программа өчен 2018-2019 елларга федераль бюджеттан 500әр млн сум акча бүленгән.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларында ясле урыннары булдыру буенча программа әзерли. Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итүенчә, әлеге программа өчен 2018-2019 елларга федераль бюджеттан 500әр млн сум акча бүленгән.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы профильле министрлыклар белән бергә ясле төркемнәре урыннары булдыру буенча программа эшли.
– Федераль хөкүмәт тарафыннан өч яшькә кадәрге балалар өчен шундый төркемнәр булдыру бурычы куелды. Әлеге программа өчен 2018-2019 елларга федераль бюджеттан һәр елга 500әр млн сум акча бүленгән, – ди ул.
Лариса Сулима шулай ук 2013-2017 елларда Татарстанда 30 меңнән артык мәктәпкәчә өстәмә урын булдырылуын, 158 яңа балалар бакчасы төзелүе турында да хәбәр итте.
Ул китергән мәгълүматлар буенча, соңгы елда гына да мәктәпкәчә оешма өчен 56 бина төзекләндерелгән. Балалар бакчаларында өстәмә 86 төркем булдырылган. Бу максаттан республика бюджетыннан 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 3 млрд сум федераль бюджет акчасы җәлеп ителде, – дип сөйләде ул.
Казанда 335 балалар бакчасы бар. Аларга 68 мең бала йөри. Бу – төрле категориядәге якынча 2850 төркем дигән сүз. Балалар бакчаларына кабул итү «электрон чират» ярдәмендә башкарыла.
Комментарийлар