16+

Аларның борыны мышкылдавына да Россия гаепле

Көнбатыш үз-үзен куркытырга һәм шуңа башкаларны да ышандырырга өйрәнеп бетте бугай инде. Хәзер алар үзләренең бөтен уңышсызлыкларын Россия хакерларына гына сылтап калдыра.

Аларның борыны мышкылдавына да Россия гаепле

Көнбатыш үз-үзен куркытырга һәм шуңа башкаларны да ышандырырга өйрәнеп бетте бугай инде. Хәзер алар үзләренең бөтен уңышсызлыкларын Россия хакерларына гына сылтап калдыра.

Президент сайлауларына да йогынты ясый алырлык, Каталониядәге вакыйгаларда эзләре күренерлек ниндидер серле, шул ук вакытта бик куркыныч көч булды әле бу хакер гаскәрләре. Океан арты гомер бакый шулай, үзе нәрсәдер уйлап чыгарып, ясалма дошман белән көрәшүдән һич туя белмәс, ахры.

Инде менә Көньяк Кореяда башланып киткән Олимпия уеннарына да Россия хакерларының «катнашы» барлыгын алдан ук планлаштырып куйганнар. Көнбатышның массакүләм мәгълүмат чараларына «рус хакерының эзе» дип аталган ялган тикшеренүләр турында мәгълүмат ыргытачаклары турында сүз уеннар башланганчы ук ишетелде. Билгеле, һәрвакыттагыча, бернинди дәлилләр китерелмәячәк. Бу уңайдан Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы 2008 елны искә төшереп үтә. Белгәнебезчә, Пекинда Олимпия уеннары башланган көнне Россияне Көньяк Осетиядәге үзенең тынычлык гаскәрләренә алдан җентекләп әзерләнгән һөҗүм оештырган дип гаепләп чыктылар. Тикшеренүләр һөҗүм итүче якның Грузия булганын дәлилләсә дә, сценарий яңа шартларда кабатланырга мөмкин.

Россия 20 елдан артык мәгълүмати куркынычсызлыкны ныгыту буенча төгәл тәкъдимнәр белән чыга, әмма Көнбатыш бу тәкъдимне хупламый. Киберҗинаятьчелектән югалтулар кичерсә кичерә, ләкин Россияне гаепләүдән ерак китми.

Шунысы кызык: Россия хакерларының теге яки бу вакыйгага катнашы барлыгы исбатланмаган. Ниндидер Fancy Bears дип аталган төркемнең безнең илгә катнашы барлыгы турында мең дә бер тапкыр кабатлый торгач, әлеге мәгълүмат хәзер дөреслек булып кабул ителә һәм аны дәлилләп торучы да юк. Ә Fancy Bears төркеме әллә ниткән кызыклы мәгълүматлар казып чыгара үзе. Әлеге төркемнең интернет-сугышчылары Бөтендөнья допингка каршы көрәш агентлыгының төп максаты – Халыкара Олимпия комитетына йогынтысын көчәйтү булганлыгын фаш иткән мәгълүматларны тапкан. Допинг җәнҗалы әле тәмамланмаган һәм озакка сузылачак, диләр белгечләр. Олимпиада – бөтен дөнья җәмәгатьчелеге күз алдында уза торган зур вакыйга, аңа игътибар зур, анда зур суммалар агыла. Хакерларның бөтен максаты – акча эшләү. Шуңа күрә алар, вакланып утырмыйча, эре оешмаларга һөҗүм итә.

Ә Россиягә бу уеннарны өзәргә яки аның барышына ничек тә булса комачаулау өчен бернинди сәбәп юк, шул ук вакытта Көньяк Корея өчен дә бу отышлы түгел, аның хәтта Россиягә ярдәм итәргә тырышканлыгын да күрергә була. Илдәге идарә итүче партия җитәкчелеге инициативасы белән, уеннарда россиялеләрне хуплаучы җанатарлар командасы булдырылган, безнең спортчыларны алар аэропортлардан каршы алып, һәрчак җан атып йөри. Болар барысы да Олимпия уеннарын югары дәрәҗәдә уздыру максатыннан эшләнә. Хакерлар һөҗүме оештырылган очракта, Россия белән Көньяк Кореяны гаепләү дөрес булмаячак. Әүвәл бу рольгә Төньяк Корея туры килгән булыр иде, Көнбатыш аны һәрдаим «кыйнап» тора, әмма уеннарда Пхеньянның спортчылары гына түгел, ә Югары Халык җыены президиумы рәисе һәм ил башлыгының апасы да катнашкач, Төньяк Кореяга да әлеге дөньякүләм чараны өзү файдага түгел, чөнки ул моңа бик җитди карый. Хәзер Көнбатыш хакерлар һөҗүмен кемгә сылтарга дип баш ватып утыра булса кирәк.

Нәрсә дә булса уйлап чыгармыйча калмаслар, фантазияләре бик бай үзләренең. Күптән түгел генә АКШның Юстиция министрлыгы «2017-2018 елларда Американың һава торышына Россия махсус хезмәтләренең кагылышы булуын тикшерү» буенча махсус прокурор да билгеләгән иде. АКШта соңгы 20 елда булмаган аномаль салкыннар күзәтелә, Төньяк Каролинадагы Сазлык паркында җылылык яратучы крокодиллар бозга катып үлгән. Табигатьнең кырыслыгында кем гаепле? Әлбәттә, Россия, кем булсын инде тагын! Ул Наполеон армиясен дә кырган, аннан соң немецларны Мәскәүгә якын җибәрмәгән, хәзер Америкага һөҗүм иткән. АКШның милли куркынычсызлык хезмәтләре докладыннан чыгып шуны әйтеп була – махсус хезмәтләр суыкны бозлы Себердән Американың эссе штатларына җибәрү мөмкинлеген уйлап тапкан. Менә бит, америкалыларның борыны мышкылдаганына да без гапле инде хәзер.

Фото: РИА Новости, Владимир Астапкович

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading