16+

2018 елда фатир бәяләре арту-артмавы билгеле булды

Россиядә 2018 елда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга бәяләр үсәчәк, ә икенчел торак, киресенчә, арзанаячак, дип яза “Известия”.

2018 елда фатир бәяләре арту-артмавы билгеле булды

Россиядә 2018 елда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга бәяләр үсәчәк, ә икенчел торак, киресенчә, арзанаячак, дип яза “Известия”.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның өченче кварталында торакка бәяләр 6 процент чамасы үскән булган.
Экспертлар фаразлавынча, агымдагы елда фатир бәяләрендә кинәт үсеш күзәтелмәячәк, ул узган елдагы кебек үк инфляциягә бәйле булачак. 2017 ел азагында Россиянең 82 төбәгендә инфляция үсеше 4 процентка кимегән. Кайбер төбәкләрдә ул аннан да түбәнрәк. Мәсәлән, Ненец автономияле округында ул 1,2 процентка тигез булган, дип хәбәр итә «Известия», Россия Икътисади үсеш министрлыгы ясаган анализга нигезләнеп. Инфляция дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр исемлегендә Пенза, Новосибирск, Омск өлкәсе һәм Чуашстан Республикасы бар. Экспертлар фикеренчә, инфляция дәрәҗәсе кимүнең төп сәбәбе – рубльның доллар һәм еврога карата үсеше. 

Фото gartal.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading