16+

100 миллион тонна кар астында «калган» Казанга, су басу куркынычы яный

Татарстан башкаласында кар катламы – 65, ә туң катламы 40-60 сантиметр. Шәһәр территориясендәге карның гомум күләме 100 миллион тонна, бу – уртача еллык күрсәткечтән 10 процентка күбрәк. Шушы кар дәррәү эри башласа, ни хәлләр кылырсың?

– Һава кискен җылытып җибәрсә, Казансу, Киндери, Вертлевка, Нокса һәм Коры елга тирәләрендәге торак йортларны су басу куркынычы яный. Су басу очраклары күзәтелә торган урыннарда күчемсез милекне иминиятләштерү кирәк. Базлардагы һәм подваллардагы азык-төлекне йорт яки бина чормасына күчерү зарур, – дип алдан ук искәртте шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Туң катламы Царицынода – 42, Салмачыда – 51, Дәрвишләр бистәсендә – 62, Коры елгада – 61, Мирныйда – 47 һәм Юдинода 67 сантиметр. Фердинант Тимерханов сөйләгәнчә, әгәр яз бер җылытып, бер суытып акрын гына килсә, зур мәйданнарда су басу куркынычы янамый.
– Су басуларга каршы чараларга 127 тиз хәрәкәтчән бригада, 137 берәмлек техника, 144 су суырткыч, ком тутырылган 2317 капчык, 846 басма-трап әзерләп куелды. Яңгыр-кар сулары ага торган торбаларны, кое авызларын һәм инешләрнең агым юлларын чистарту чаралары күрелә. Казаннан кар чыгару дәвам итә, – диде Фердинант Тимерханов.
Йорт тирәләрендә су агу юллары казу эшләрен алданрак башкарып кую мәслихәт. Документларыгызны су керми торган капчыкка төреп куегыз.

Казанны су басулардан 11 дамба саклый, 3 яр ныгытылган, 2 плотина төзелгән, гомум озынлыкта 16,6 чакрым ерганак-дренаж казылган.

Онытма! Коткару хезмәтенең бердәм телефоны – 112.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading