16+

1 июльдән кайбер продуктлар дефицитка әйләнергә мөмкин

Моны терлекчелек продуктларын җитештерүчеләр өчен 1 июльдән керәчәк яңа кагыйдәләр белән бәйләп аңлаталар.

Моны терлекчелек продуктларын җитештерүчеләр өчен 1 июльдән керәчәк яңа кагыйдәләр белән бәйләп аңлаталар.

Җәйгә кибет киштәләрендә кайбер продуктлар дефицитка әйләнмәгәе, дип яза  РИА Новости.

Алар моны терлекчелек продуктларын җитештерүчеләр өчен 1 июльдән керәчәк яңа кагыйдәләр белән бәйләп аңлата. Белгәнегезчә, ветеринария сертификатын фәкать электрон форматта бирә башлаячаклар. “Меркурий” мәгълүмат системасында тутырылган электрон документ аша товарның нинди юллар белән килгәнен белеп булачак. Шул рәвешле кайбер җитештерүчеләр “Кырдан – кибет киштәсенә” девизы белән эшләүче системага күчәргә әзер булмавын әйткән. "Пятерочка", "Перекресток" һәм "Карусель" челтәрләре белән идарә итүче X5 Retail Group компаниясе шулай дип белдергән.

Кибетләрне товар белән тәэмин итүчеләрнең 35 проценты системаны үзләштермәгән һәм бизнес-проектларын "Меркурий" системасына көйләмәгән. Алардан товар килмәгәч, кибет киштәләре дә бушаячак, дип фаразлыйлар. X5 Retail Groupның көндәше саналган "Магнит" компаниясендә дә шундый ук вазгыять. Алар белән эшләүченең яртысы гына системага теркәлгән булып чыккан. Россельхознадзор вәкиле Юлия Мелано әйтүенчә, аларның күбесе электрон форматка күчүне тизләштерүнең мөһимлеген аңлап бетерми.

Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Булат Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, безгә әлеге уңайдан борчылырга кирәкми.

– Электрон форматка күчү 2015 елда ук башланды. Без моңа әзерлек эшләрен шул вакыттан бирле алып барабыз.  X5 Retail Group компаниясе белән эшләүчеләр, мөгаен, моңа бик соң тотынган. Без җитезрәк булып чыктык, шуңа да Татарстан электрон сертификатлар кертә башлауда алдынгы урыннарда бара.  Шунысы да бар: контрабанда белән шөгыльләнүчеләр, ялган продуктлар җитештерүчеләр «Меркурий» системасына каршы торалар. Ә әлеге система  ялган документлар белән эшләргә юл куймый. Кәгазь документ белән алдау авыр түгел, ә электрон форматта бу мөмкин түгел, – дип сөйләде ул безгә.  
Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев фикеренчә дә, “Меркурий” системасына күчәргә әзер булмаучылар сәүдә базарына кирәкмиләр дә. Кибетләргә, суррогат кертүчеләр булмас, сыйфатлы продуктлар гына сатылыр, электрон сертификат ул продуктның кибет киштәсенә килү юлын үтәкүренмәле күрсәтәчәк, ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading