16+

1 апрельдән пенсия арта

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль пенсияне индексацияләү инициативасы белән чыккан. Россия хөкүмәте карары проектыннан аңлашылганча, 1 апрельдән социаль пенсиянең күләме 2,9 процентка артырга мөмкин.

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль пенсияне индексацияләү инициативасы белән чыккан. Россия хөкүмәте карары проектыннан аңлашылганча, 1 апрельдән социаль пенсиянең күләме 2,9 процентка артырга мөмкин.

«2018 елның 1 апреленнән индексацияләү 3,9 миллионга якын пенсионерга (шуларның 3,1 миллионы – социаль пенсия алучылар) кагылачак», – диелә документның аңлатма өлешендә.
Әлеге документтан аңлашылганча, социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артачак һәм ул 9062 сумны тәшкил итәчәк.
Социаль пенсияне индексацияләүгә тотылган чыгымнар аена – 1,07 млрд сумны, ә ел ахырына кадәр (апрельдән алып декабрьгә кадәр) 9,6 млрд сумны тәшкил итәчәк.

1 апрельдән социаль пенсия 2,9 процентка арту башка төрле социаль түләүләр һәм пенсияләрдә дә чагылыш табачак.
Шулай итеп, инвалид балаларның һәм тумыштан I группа инвалид булган кешеләрнең уртача пенсияләре, 378 һәм 382 сумга артып, 13410 һәм 13556 сумны тәшкил итәчәк.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясе – 392 сумга, ә хәрби хәрәкәт инвалидларыныкы 399 сумга артачак.
Россия һәм СССР Геройларының, Социалистик хезмәт һәм Россия хезмәт геройларының, Хезмәт даны ордены кавалерларыныкы һәм башка дәүләт дәрәҗәләренә ия булучыларга уртача өстәмә матди түләү күләме 484 сумга артып, 17185 сумны тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading