16+

Үтерүче якында гына йөргән: Гөлшат Котенкованың гомерен өзүче өченче тапкыр рәшәткә артына озатылды (ВИДЕО)

Түбән Камада яшәгән Гөлшат Котенкова 9 гыйнвар кичендә югалды, 10 гыйнварга каршы төндә аның мәете табылды. Бер тәүлектән соң, полиция хезмәткәрләре үтерүдә гаепләнүчене тоткарлады. Сорау алганда, Данил Котенев 29 яшьлек кызны үтерүен үзе таныган. Коточкыч һәм мәгънәсез җинаять турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

Үтерүче якында гына йөргән: Гөлшат Котенкованың гомерен өзүче өченче тапкыр рәшәткә артына озатылды (ВИДЕО)

Түбән Камада яшәгән Гөлшат Котенкова 9 гыйнвар кичендә югалды, 10 гыйнварга каршы төндә аның мәете табылды. Бер тәүлектән соң, полиция хезмәткәрләре үтерүдә гаепләнүчене тоткарлады. Сорау алганда, Данил Котенев 29 яшьлек кызны үтерүен үзе таныган. Коточкыч һәм мәгънәсез җинаять турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

“Алмаш” чаңгы базасының кар көртләрендә 29 яшьлек Гөлшат Котенкованың мәете табылгач та, Түбән Кама полицейскийлары чын мәгънәсендә “җирне актарган”. Халык яратып йөри торган ял итү урынында вәхшиләрчә үтерү турында хәбәр шәһәр кешеләрен генә түгел, бөтен республиканы тетрәндерде.

 Алдарак “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, 9 гыйнварда Гөлшат Котенкова чаңгы базасына ире Евгений һәм яшь ярымлык кызы белән килгән. Ире бала белән калган, Гөлшат прокатка чаңгы алып, йөрергә киткән.

Сәгать ярым вакыт узгач, Евгений хатын озак кайтмаганга борчыла башлаган. Гөлшат элемтәгә дә чыкмый башлагач, база хезмәткәрләрен хатынын эзләргә ярдәм итәргә сораган. Алар бергәләп трассаны карап йөри башлаган.

 “Югалган хатынның ире безгә мөрәҗәгать итүгә, барлык хезмәткәрләр дә аны эзли чыктык. Кичке дүрттә җәяүләп эзли башладык. Алтыдан соң барлык техниканы, шул исәптән снегоходларны да эшкә җиктек. Шуннан соң волонтерлар да эшли башлады. Территориядә 200гә якын кеше булды. Бөтен урман буйлап эзләдек. Бер тапкыр урманны тулысынча йөреп чыктык. Тапмадык. Икенче тапкыр эзләгәндә мәеткә юлыктык. Гөлшатны волонтерлар база территориясеннән 150 метр ераклыкта, кеше йөрми торган урында табып алды. Ул урында трамвай линияләре уза. Шунысы сәер, башта ник бер кеше күрмәгәндер. Әмма мин үзем мәетне күрмәдем. Табылу турында хәбәр килгәндә, мин ул урыннан еракта идем. Урынга барып җиткәч, анда кеше кертмиләр, оператив-тикшерү төркеме эшли иде”, - дип сөйләде “Татар-информ”га өйрәнү-тренировка базасы директоры Евгений Шеболкин.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, полиция хезмәткәрләре бик күп эш башкарган, җинаятьнең мөмкин булган шаһитларын ачыклаган. Фоторобот сурәтләнгән ориентировка Түбән Кама матбугат чараларында урнаштырылган.

Түбән Кама кешеләре полициягә шикләнелүчеләр турында шалтырата башлаган.

Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнеп, бер үк вакытта 20 кешене тикшерүләре билгеле. Алар арасында Данил Котенев та булган.

Котеневка 37 яшь. Беренче тапкыр көчләү һәм сексуаль характердагы гамәлләре өчен ул 2004 елда 24 яшендә ирегеннән мәхрүм ителгән.  “Татар-информ”га үз чыганакларыннан билгеле булганча, аның беренче корбаны -- Түбән Камада яшәүче аңа таныш булмаган кыз.  

Котеневны 7 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Шулай да ул 2008 елның мартында вакытыннан алда шартлыча иреккә чыккан.

Берничә ай да узмаган килеш, аны тагын тоткарлаганнар. Җинаять эше кабат шул ук статьялар  -  “Көчләү”, “Сексуаль характердагы гамәлләр” буенча ачылган. Корбан - шулай ук таныш булмаган кыз.

 2009 елның февралендә суд Котеновны 9 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул 19 нчы колониядә утырган. Аның социаль челтәрдәге битләренә ышансаң, колониядә ул пластик тәрәзәләр җитештерүдә эшләгән.

Хөкем карарыннан соң алты елдан, 2017 елның җәендә Котенев кабат вакытыннан алда шартлыча иреккә чыккан.

“Татар-информ” чыганаклары мәгълүматы буенча, узган көздә Котенев көчләргә җыенган өчен җинаять эше буенча шикләнелүче булып катнашкан. Шулай да, җинаять эше ябылган.

 Һәм менә, өч айдан соң, ул Гөлшат Котенкованы көчләргә тырышкан, ә соңыннан үтергән.

“Мин үзем Түбән Кама кешесе. 1995-2012 елларда шәһәрдә эшләдем. Башта прокуратурада, аннан соң Түбән Кама районара тикшерү бүлеген җитәкләдем. Шуңа күрә районны яхшы беләм. Шул сәбәпле, Котенкова эше буенча оператив-тикшерү төркеме миңа һөнәри киңәш сорап мөрәҗәгать итте.  Шикләнелүче турында шәхси мәгълүмат, бөтен эш материалларын бирделәр. Ул вакытка мин ниндидер Данил Котенев барлыгын, һәм ул нәкъ менә үтерү булган көндә һәм сәгатьтә җинаять урынына таба киткән икәнен белә идем. Аның коллегалары сүзе буенча, эштән соң барлык хезмәткәрләр трамвай тукталышына таба киткән. Ә Данила труба аша менеп чыгып, “Алмаш” ягына таба юл алган. Алар Данилдан болай дип сорап калган әле: “Юлга түләргә акчаң юкмы әллә? Булмаса – без түлибез”. Котенев “Юк, бар да яхшы, үзем кайтам”, дип җавап кайтарган”, - дип сөйләде Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Фәнис Юсупов.

Икенче көнне Котеневның, коллегалары полиция хезмәткәрләренә сөйләгәнчә, эшкә килгәндә, битләре тырналган булган. Кайда шулай җәрәһәтләнгәнлеге турында ул аңлата алмаган – кем беләндер сугышканмы, я үзе яраланганмы шунда. Әлегәчә кадәр бертөрле киемдә йөргән, акчасы да бик булмаган Котеневның кисәк кенә тулысынча киемнәрен алмаштыруы хезмәттәшләрен гаҗәпкә калдырган.

 Гөлшатны ул чаңгы юлында очраткан. Аның белән әрепләшә башлаган, үз артыннан якында торган будкага таба сөйрәп киткән. Хатынга газ пистолеты белән янаган.

“Татар-информ” чыганагы мәгълүматлары буенча, ул көнне Котенев салмыш кына түгел, бөтенләй исерек булган. Нәкъ менә шуңа күрә сүз Гөлшатны көчләү турында түгел, көчләргә тырышу турында бара.

Ярсыган Котенев Гөлшатка ватык шешә муены белән суккан – полицейскийлар кызның муенында һәм битендә унбер яра исәпләгән.

 Гөлшат яшәү билгеләре күрсәтми башлагач, Котенев аның мәетен урманга сөйрәп илткән һәм кар белән күмеп куйган. Өенә кайткач, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан – Гөлшатны үтергәндә үзе дә яраланган булган. Котеневны хастаханәгә алып киткәннәр, ярдәм күрсәткәч, өенә җибәргәннәр.

Котенев җинаять урынына, бензин салынган шешә алып, кире килгән. Мәеттән киемнәренең беразын салдырып алган, будкага янучан катнашма сипкән – шулай итеп җинаять эзләрен яшермәкче булган.

“Әлбәттә, ул җинаятен таныды. Бу бик күп нәрсә турында сөйли. Моннан тыш, ул җинаять, аның вакыты, нечкәлекләре турында тулысынча әйтеп бирде. Әмма суд Котеневның гаебе турында карарны гаепләнүченең тануына гына нигезләнеп чыгармый. Бу – башка очрак. Кешегә бик җитди хөкем яный. Бик ныклы дәлилләрсез, аны беркем дә хөкем итмәячәк”, - ди Фәнис Юсупов.

    Гөлшат Котенкованы 11 гыйнварда җирләделәр. Вәхшиләрчә үтерелгән хатын белән хушлашырга шәһәрнең үзәк мәчете янына бик күп халык килде. Алар җеназа намазын укыды. Дин әһелләре һәлак булган хатынның намуслы мөселман булуын, биш вакыт намаз укуын һәм ураза тотуын әйтте.

Котеневның сыйфатларына килгәндә, агентлык чыганаклары буенча, төрмәдән чыккан араларда ул берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән еш кына исерек булган өчен.

Шимбә көнне, 14 гыйнварда, Түбән Кама суды Котеневны кулга алу турында эшне тикшерәчәк.

Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading