16+

Рафис Фазылҗанов: «Әгәр халык театры булмаса, Камал, Тинчурин исемендәге театрларга кем йөрер?»

Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче халык театрына - 70 ел. Аның тарихы сугыштан соңгы авыр елларда башлана.

Рафис Фазылҗанов: «Әгәр халык театры булмаса, Камал, Тинчурин исемендәге театрларга кем йөрер?»

Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче халык театрына - 70 ел. Аның тарихы сугыштан соңгы авыр елларда башлана.

Казан оптика-механика заводында эшләгән яшьләр җырлап-биеп күңел ачарга яраталар. Алар җор телле Габдрахман Җиһаншин янына тупланып спектакльләр куя башлыйлар. Заманында коллектив белән Әнвәр Гобәйдуллин, Мохтәр Әхмәдиев җитәкчелек итә. 1959 елда Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае ачылганнан соң, Камал театры анда «Кыз урлау» спектаклен куярга килә. Котләхмәт ролен Татарстанның халык артисты Һидият Солтанов башкара. Спектакльдән соң үзешчәннәр аның янына кереп, үзләрендә театр түгәрәген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул куйган «Шәмсекамәр» спектакле белән халык театрлары конкурсында лауреат исеме алалар. Коллективка халык театры исеме бирелә. Һидият Солтанов 22 ел эшләп киткәч, коллективны Шамил Галиуллин, Билал Гайнуллин җитәкли. 2008 елдан бирегә Рафис Фазылҗанов килә. Ул коллективның уңышлары белән горурлана.

- 70 ел эчендә труппада 120дән артык егет һәм кыз уйнаган. «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакле унбиш ел буе сәхнәдән төшмәгән. Коллектив спектакльләрне Казанда гына күрсәтеп калмыйча, гастрольләргә дә йөри. Ул хәзер дә шулай. Фестивальләрдә төрле номинацияләрдә җиңүләр яулау тагын да илһамланып эшләргә этәргеч бирә. Бүгенге көндә труппада 15 артист. Ул яктан бераз кытлык кичерәбез. Сәләте булган кеше безгә килеп үзен сынап карый ала. Без тамашачыны да тәрбиялибез. Әгәр халык театры булмаса, Камал, Тинчурин исемендәге театрларга кем йөрер? - ди режиссер.

Рафис бер вакыйганы искә төшереп узды. Казанның уртасында салынган Мулланур Вахитов һәйкәлен эшләгәндә, сынчы революционерның йөзен әлеге коллективны җитәкләгән һәм Мулланур Вахитов ролендә уйнаган Билал Гайнуллинга карап ясаган.

Гүзәл Шакирова моннан өч ел элек Алабуга шәһәреннән күченеп килгәч тә әлеге халык театрын эзләп табып, анда йөри башлаган. Кайчандыр университет тәмамлап, Актаныш районында эшләгәндә Сәфәр, Татар Суксуы авылларында театр түгәрәген җитәкләгән. Биредә күңеленә ятышлы коллективны табуына сөенеп туймый Гүзәл.

Зилә Идрисова белеме буенча педагог. Беренче мәртәбә театр репетицияләрен шаккатып карап тора. Аннары үзе дә шушында йөри башлый. Бигрәк тә аны режиссер Шамил Галиуллин җәлеп итә. Торгынлык чорларында алар коллективны саклап калалар.

- Театрда яшь чакта кызык өчен уйныйсың. Ә хәзер үзебезнең арттан яшьләрне тартасы килә, - ди Зилә ханым.

Труппадагы яшь артистларның берсе Алсу Мифтахетдинованы да Зилә ханым алып килгән. Ә иң өлкән артист - Илсур Фәйзуллин чирек гасыр буе шушы коллективта төп рольләрдә уйнаган. Аның әйтүенчә, спектакльдә уйный башлау белән, икенче дөньяга кереп китәсең. Уңай образмы, тискәреме, аның тәрбияви роле мөһим. Илсур әфәнде Зиннур Сәйфетдинов, Ильяс Гайнуллин, Рәфыйк Мингалиев кебек элекке артистларны да искә алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading