16+

Мәрьям Йосыпова: «Начарлык эшләсәләр дә кичерәм»

Заманында Мәскәүдә укыган икенче төркем щепкинчылар арасында Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова да бар. Бүген аның гомер бәйрәме.

Мәрьям Йосыпова: «Начарлык эшләсәләр дә кичерәм»

Заманында Мәскәүдә укыган икенче төркем щепкинчылар арасында Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова да бар. Бүген аның гомер бәйрәме.

- Мәрьям, үткәннәрне еш искә аласыңмы?
- Һәр чорның проблемалары, үз шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре бар. Ә күңел барыбер яшь ул. Мин бер дә үкенеп яшәмим, чөнки үзем сайлаган язмыш. Әгәр үзем хыялланган нәрсәләр тормышка ашмаган икән, монда минем генә гаеп тә түгелдер.

- Сине тамашачы «Илгизәр+Вера»да - Вера, «Ми­рас»та - Чәчкә, «Казан егетләре»ндә - Хәбибә һәм башка рольләрдә күрде. Соңгы елларда «Гөргөри кияүләре»ндәге Кәтернә ролең кызыклы гына. Шул ук спектакльдә яшь кыз Үринәне уйнаганнан соң монысын ничек кабул иттең?
- Бу образ миңа Фир­дәвес Хәйруллина башкаруында уелып калган. Мин аны бик яратып уйныйм. Башта чая, үзсүзле Үринә яраттырган иде. Иртәме-соңмы, яшь каһарманнар белән саубуллашырга туры килә.

- Син артык тыйнаграк күренәсең. Ә сәнгать кыюларны ярата. Сәхнәдә үзеңнең бөтен мөмкинлек­ләреңне күрсәтә алдыңмы икән?
- Юк, артист буларак мин үземне тулысынча ача алмадым дип уйлыйм.

- Ниндирәк холыклы роль­ләрдә ачылыр идең?
- Минем күңелемә көчле рухлы хатын-кыз образы якын. Бик теләп уйнар идем мин аны.

- Тормышта үзең дә шундыймы?
- Әгәр мин көчле рухлы булмасам, күптән сынган булыр идем, тугыз ел урын өстендә яткан әнине тәрбия­ләп тора алмас идем.

- Син соңгы вакытта театрда авыр хезмәтләрнең берсе - тәрҗемәче вазифасын да башкарасың. Спектакльләр барышында аларны турыдан-туры тәрҗемә итүнең кыенлык­лары булмый калмыйдыр.
- Мин бу эшне яратып, рухи азык алып эшлим, шуңа күрә кыенлыклары да сизелми. Спектакльләрдәге һәр образны уйнаган кебек тоела ул миңа.

- Аеруча ­яратып тәр­җемә иткән спектакль­ләрең бармы?
- Бигрәк тә «Хуҗа Насретдин», «Сөясеңме, сөймисеңме?», «Дон Жуан», «Җилкәнсезләр» спектакльләрен тәрҗемә итү ошый. Иң мөһиме: тамашачыга ошасын.

- Мәрьям, тормышыңда могҗизалар булганы юк­мы?
- Авыр хәлләрдән чыгарга Ходай Тәгаләнең ярдәм итүе шул могҗизадыр инде. Ул безне сыный да, саклый да.

- Сиңа караганда, төс­кә-биткә матур, сабыр холыклы хатын-кызны ялгыз дип беркем дә әйтмәс. Яраткан кешене очрата алмауданмы, әллә кайчандыр андый егетне югалтуданмы ул ялгызлык?
- Бәлки әле очрамагандыр ул. Яшь чакта театрдан башка нәрсә күзгә күренми бит. Аннары яраткан кеше белән юллар аерылгач, башкага күз саласы килмәүдәндер дә.

- «Таш белән атсалар, аңа каршы аш белән ат» дигән әйтем сиңа туры киләме?
- Әйе, бу минем холкыма хас нәрсә. Миңа начарлык эшләсәләр дә кичерә беләм. Ул ана сөте белән кергәндер, күрәсең. Гадәт нинди мохиттә тәрбияләнүгә дә карый бит ул. Һәм ул гомернең ахырына кадәр сине озата бара. Кичерәм, чөнки ачу саклап яшәп булмый.

- Бүген синең алтын юбилеең. Аны ничегрәк билгеләп үтәсең?
- Кичен шул хөрмәткә сәхнәдә «Гөргөри кияүләре»н уйныйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading