16+

Мәдинә Гайнуллина: «Уйлаган һәр нәрсәне тормышка ашырырга тырышам»

Аның театр бусагасын атлап керүенә - 16 ел. Әлмәт театрында күп кенә төп образларга җан өргән - «Ел актёры» исеменә ия булган Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина бүген безнең кунагыбыз.

Мәдинә Гайнуллина: «Уйлаган һәр нәрсәне тормышка ашырырга тырышам»

Аның театр бусагасын атлап керүенә - 16 ел. Әлмәт театрында күп кенә төп образларга җан өргән - «Ел актёры» исеменә ия булган Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина бүген безнең кунагыбыз.

- Мәдинә, сәхнәгә тәүге адымнарыгыз күренекле артистлар белән бергә уйнап башланган. Ул чакларны еш искә аласызмы?
- Без Наил Дунаев җи­тәк­ләгән курста укыдык, аңа рәхмәт. Беренче курстан соң ук миңа күктән бәхет ишелгән сыман тоелды. Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәева кебек артистлар белән бер сәхнәдә уйнау минем өчен бер мәктәп булды. Шушы театрда уйнап чыныгу алуым да артист булып китүемә бер этәргеч булгандыр. Моның өчен мин Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәтле. Ул вакытларны, әлбәттә, сагынып искә алам.
- Сез күп кенә баш роль­ләрдә уйнаган артист. Ничек уйлыйсыз, артистны шундый зур рольләр генә танытамы?
- Беләсезме, баш роль ул артист өчен Ходай тарафыннан бирелгән бүләк. Мин күмәк күренешләрдә уйнарга да яратам. Икенче пландагы рольне дә истә калырлык итеп уйнарга мөмкин. Спектакльләр караганда күбрәк шундыйларны игътибар белән күзәтәм. Узган ел «Бистә фәрештәсе» спектаклендә Мид Дцю роле өчен «Тантана» фестивалендә «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулавым сөендерде.
- Сездә режиссерлар да еш алышынып тора. Артистларга кыенга туры килмиме?
- Без ул яктан бәхетле. Төрле режиссер белән эшләү актерлык осталыгын арттыра гына. Сәхнәдә артист үзен сыный, чыныктыра. Режиссер сине башка яктан ача.Үз калебеңә туры килмәгән рольләрне уйнаганда: «Карале, болай да эшләп була икән бит моны», - дип куясың.
- Сез фестивальләргә чит төбәкләргә дә йөрисез. Нинди тәэсирләр белән кайтасыз?
- Узган ел Барнаулда, Ялтада, Санкт-Петербургта узган фестивальләрдә катнаштык. Без алардан беркайчан да буш кул белән кайтмыйбыз. Лауреат, дипломант исемнәре алабыз. Тәнкыйтьчеләрнең фикерләрен ишетәбез. Башка театрлардан килгән артистлар белән аралашып, аларның спектакльләрен күрәбез. Апрельдә Будапештка «Гашыйк Кәриб» спектаклен алып барырга җыенабыз.
- Мәдинә Гайнуллина бөтен җиргә җитешә кебек. Моннан берничә ел элек сезне «Нечкәбил» бәйгесендә дә күргән идек.
- Тырышам. Эшемнән тыш Әлмәттә радиода да эшләп алдым. Мин нәрсәдер уйлап чыгарырга, яңалык кертергә омтылам. Нәрсәгә генә тотынсак та, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева безгә юлны ачарга гына тора. Эшләгәнне күрә белә. «Нечкәбил»дә катнашырга мине Әлмәтнең хатын-кызлар берлеге тәкъдим иткән иде.
- Җырлавыгыз, көйләр язуыгызны да беләбез. Шундый моң кайдан килгән Сезгә?
- Мин күңелсезләнсәм дә җырлап җибәрәм. Күңелемдә туган хисләремне җиткерү ләззәт бирә. Кайвакыт шигырь укыганда ук күңелдә көй туа, шунда җырлап та җибәрәм. Җырларымны үзем башкарам. Каян килә? Минем әти гитарада уйнаган. Музыканы яратсын дип, мин тугач та, әти пианино алып кайткан. Уен коралында уйнарга өйрәнмәдем - моңа бик үкенәм. Тагын әни үзе дә, аның дүрт туганы да бик матур җырлыйлар.
- Сез тәвәккәл кешеме?
- Мин уйлап эшләргә яратам. Адымымны атлаганчы, башта ике адым артка, бер адым алга атлыйм. Уйлаган һәр нәрсәне тормышка ашырырга тырышам.
- Көтмәгәндә җитәкче кәнәфие тәкъдим иттеләр ди...
- Юк, мин андыйга кызык­мыйм. Безнең директор кебек җан атып йөргән җитәкчеләргә Ходай ярдәм бирсен. Мин болай да гаиләдә дүрт ир-егет тирәсендә үземне патшабикә сыман хис итәм.
- Гаиләгез турында бик яратып сөйлисез. Хатынына иҗат итәргә мөмкинлек биргән гаилә башлыгы кем ул?
-Ирем Илдар - мине аңлый торган кеше. Без аның белән өч ул үстерәбез. Ике улыбыз кадетлар мәктәбендә укый. Сәнгатькә дә битараф түгелләр, театрга йөриләр, шигырьләр укырга яраталар.
- Чын дуслык нинди була? Авыр чакларда таянырдай дусларыгыз бармы?

- Мин дус дип санаган кешеләр санаулы гына. Чын дус ул синең шатлыгыңа шатланып, ялгыш адымыңны тәнкыйтьләргә тиеш. Аллага шөкер, авыр чакта дусларыма, туганнарыма таяна алам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading