16+

Камаллылар җәйге ял турында

Җәйге ялны кем кайда үткәрде?

Камаллылар җәйге ял турында

Җәйге ялны кем кайда үткәрде?

Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

- Мин «Ижминводы» шифаханәсендә ял иттем. Ял итүчеләр соравы буенча, шунда очрашу да оештырдым. Үзебезнең театр, артистлар турында сөйләдем.Миңа кадәр Әзһәр Шакиров та шунда ял итеп, очрашу үткәргән икән. Бик канәгать калдым. Аралашудан үземә җан җылысы алдым. Җәй айларында авылга кайтып йөрдем. Фәрит үзенең гаиләсе белән Чехиядә булып кайтты. Оныгым Йосыф «Сәләт» лагеренда эшләп алды. Әле дуслары чакыруы буенча Америкага китте.

Дания Нуруллина, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

- Мине Франциягә Казанда туып-үскән Әлфия ханым Сабан туена чакырды. Ул минем иҗатым белән танышып, спектакльләрне карап барган икән. «Үлеп яратты» спектакленнән Мөхлисә монологын укыдым. Мин андагы милләттәшләргә сокланып кайттым. Казаннан җырчылар да чакырганнар иде. Бәйрәмнән соң бөтен Парижны айкадым. Музейларда булдым. Шәһәрнең чисталыгына сокланып йөрдем. Монда кайткач, француз телен өйрәнү теләге туды әле.

Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты:

- Кызым Сөмбел белән Испаниягә барып кайттык. Кайсы илдә генә ял итсәң дә, кәефең булса, күңелле, рәхәт. Аннан соң Бакуга бардым. Анда мөселман дөньясы безгә якын. Барган җирдә мин һәрвакыт истәлекле урыннарда булырга тырышам. Әти-әнинең туган авылына кайтып, туганнарыбызның хәлен белеп килдек.

Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

- Быел нигәдер беркая да күңелем тартмады. Чулпан белән киявебез Илназ Сочига барып кайтты. Үзем әле Сания апам янына Югары Әлкигә кайттым.

Эмиль Талипов:

- Миңа үзебездә ял итү рәхәт. Җәй көне үзебезнең театр егетләре Алмаз Гәрәев, Ирек Кашапов, Фәннүр Мөхәммәтҗановларның туенда булдым. Үзебезнең Ташлык авылында күңелле Сабантуй оештырдык.

Фотолар: kamalteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading