16+

Ришат Төхвәтуллинга тамашачылар нигә: «Илһам Шакиров кебек булма», – ди?

Һаман да шул "балык башы": Ришатның буйдак булып йөрүе тамашачыга тынгы бирми. Җырчы үзе шәхси тормышын пәрдә артында калдыргангамы, тамашачы "тикшеренүләр"еннән туктамый.

Бер вакыт аны Гөлназ Асаевага тәкъдим ясаган икән, диделәр. Ә хәзер, Алия Карачурина белән йөри, дигән имеш-мимешләр бар. Әмма Ришат бу сорауга төгәл җавап бирми, ә мөләем итеп елмаеп кына тора:

– Концерт барганда, залдан бер әби торды да: "Ришат, син шундый шәп җырлыйсың. Син – Илһам Шакиров дәвамчысы", – диде. Шундук, янында утырган әби басты да: "Улым, берүк Илһам абыең кебек булма, ул өйләнми калды", – диде. Үземә дә кызык булып китте.

Әйе, гасстрольләр белән йөреп, бу мәсьәлә озагракка сузылды. Әмма 30 яшькә кадәр тәвәкәлләргә иде. Кызлар минем белән күп кызыксына, социаль челтәрләрдә күп язалар. Аларга үзем түгел, ә администраторым минем исемемнән җавап бирә. Кешенең хисләрен аңлыйм, шуңа кире кагырга да авыр.

Элегрәк булачак хатынымны сәнгать кешесе итеп күз алдына китерә идем. Хәзер исә, өйдә көтеп утыручы да булсын, дим. Әмма Ходай кемне бирә инде. Кемне генә бирсә дә, аны ничек бар, шулай кабул итәчәкмен. Мәхәббәт, чын ярату булса, ул шулай булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading