16+

Эреләнеп куймагаек

Киләсе елда, Президент сайлаулары үтүгә, илнең яңа территориаль бүленешен тормышка ашыра башлаячаклар дигән хәбәрләр ишетелгәли. Бу 2007-2008 елларда башланып киткән регионнарны эреләндерү проектының дәвамы булачак, ул чакта аларның гомуми саны алтыга кыскарып, 83кә калган иде (2014елда, Севастополь белән Кырым кушылгач, 85 булды). Әлеге проектның тагын бер дулкыны Президент яңа срокка...

Эреләнеп куймагаек

Киләсе елда, Президент сайлаулары үтүгә, илнең яңа территориаль бүленешен тормышка ашыра башлаячаклар дигән хәбәрләр ишетелгәли. Бу 2007-2008 елларда башланып киткән регионнарны эреләндерү проектының дәвамы булачак, ул чакта аларның гомуми саны алтыга кыскарып, 83кә калган иде (2014елда, Севастополь белән Кырым кушылгач, 85 булды). Әлеге проектның тагын бер дулкыны Президент яңа срокка...

Идея яңа түгел инде, бу хакта әүвәл Владимир Жириновский 2001 елда ук үз фикерен белдерде. Аның фикеренчә, регионнар саны артык күп һәм ул һәрбер федераль округны (алар бүген җидәү) өчкә бүлеп, 21 губерна ясарга тәкъдим иткән иде. Һәр губернада халык саны җиде миллионнан да ким булырга тиеш түгел.

Башкаларның фикере - 35-40 регион гына калдырганда, ил белән идарә итү җиңелрәк булачак. Өченчеләре бөтенләй патша чорындагы административ-территориаль бүленешкә кайту ягында. Максаты - суперобъектлар булдыру түгел, ә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, дип аңлатылган әлеге проект Россиянең 2030 елга хәтле үсеш стратегиясендә (Стратегия-2030) дә чагылыш тапкан. Иртәме-соңмы, ил картасы берникадәр барыбер үзгәрергә тиеш икән.

Элеккеге үзгәрешләрдән аермалы буларак, эреләнүнең яңа дулкыны милли-территориаль бүленеш буенча түгел, ә икътисади нигездә булачак, диелсә дә, Брянск өлкәсеннән сенатор Сергей Калашников Идел буе регионнарын берләштереп, «милли төсмерләр булмаган» субъект ясау турында хыяллана. Дөрес, биредә Татарстан аталмый, тик менә Идел буендагы чуваш, мари, мордваларның милли төсмере нәрсәсе белән комачаулаганы гына аңлашылмый. Россиянең элеккеге авыл хуҗалыгы министры Александр Назарчук регионнарны эреләндерергә тырышу - зур хата, бу үтелгән этап һәм бернинди яхшы нәтиҗәгә китерми, дип саный. Моның урынына, ул Ельцинның «суверенитетны йота алганчы алыгыз» дигән лозунгын һәм шуның нәтиҗәләрен бетерергә кирәк дип саный. Бу очракта элеккеге министр үз-үзенә каршы да килә бераз, суверенитетлашу чоры нәтиҗәләрен бетергәндә, кайбер регионнар кабат кемгәдер кушылачак.

Татарстанга килгәндә, безгә кушылырга теләүчеләр аз түгел, республиканың үзендә дә тирә-күршедәге татарлар күпләп яшәгән өлкәләрне кушарга теләүчеләр бар. Күпләр бу хәлләргә көләмсерәп кенә карый һәм моның тормышка ашачагына ышанмый. Бу - махсус эшләнгән эш, банк системасы өлкәсендә, Мәскәү белән килешү фонында килеп чыккан ыгы-зыгыга кушылып, мәгълүмати һөҗүм ясау, диләр белгечләр.

Заманча үсеш институты (ИНСОР) экспертлары моңарчы регионнарны эреләндерү тиешле нәтиҗәләргә китермәде һәм киләчәктә низаглар чыгарырга мөмкин дип, 2010 елда ук әйткән иде. Алар фикеренчә, мондый карарларны кабул итүчеләр шәхси һәм чит тәҗрибәләрне начар белә. Эреләнү сәясәтенең начар ягы - әлеге территорияләрнең үсешенә кертемнәрнең күләме кими, идарә итү кыенлаша. Революциягә хәтле чорда эре генерал-губернаторлыклар үзләренең нәтиҗәсезлеген күрсәтә, күп кенә җирле пробемалар урында хәл ителми, шунлыктан алар кечерәк губерналарга бүленә. Россиядән үрнәк алып, 2009 елда Германиядә дә эреләндерү проектын хуплаучылар булды. Бу илдә җирләр ФРГның административ берәмлекләре түгел, киресенчә, ФРГ шул җирләрне берләштерүче булып тора. Илдә федераль 16 җир, аларның һәркайсы үз парламенты һәм хөкүмәте булган аерым дәүләтләр. Тышкы сәясәт һәм оборона эшчәнлеге федераль хакимият җилкәсендә булса, мәгариф, мәдәният, салымнар һәм бюджет бүленеше әлеге җирләр карамагында. Аларны эреләндерергә тырышучылар чыгымнарны киметәчәк дисә, моңа каршы килүчеләр артык үзәкләшеп китүдән һәм мәдәни йөзне югалтудан курка. Бу хакта бәхәсләр бара, әмма берләшү омтылышларының уңышка ирешкәне юк.

Эреләнәбез дип, артка - патша Россиясе чорына чигенүнең нәтиҗәсе булырмы? Бер тапкыр басылган тырманың кайда ятканлыгын истә калдыру бер дә комачауламый инде ул үзе. Икътисади нигездә берләшү - синең кыш чыгарлык азыгың күп дип, саудырмый торган сыерыңны күрше абзарына кертеп бастыру кебегрәк. Күрше хакы - тәңре хакы, әлбәттә, әмма печән генә түгел, сыерыңның сөтен дә тигез бүләргә туры киләчәк бит. Бер сыерга күбрәк булмасмы икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading