16+

Спортчы уңышларына юл ашказаны аша салына

Борынгы Грециядә сугышчы яки атлет никадәр аз ашаса, ул шулкадәр көчле була дип исәпләгәннәр. Ул вакытта атлетларның төп азыгы серкә кушылган хайван каныннан әзерләнгән аш була. Олимпия уеннары яки сугыш кырына керер алдыннан ирләргә бары ит шулпасы һәм допинг сыйфатында сарымсак биргәннәр. Вакытлар узу белән физик эш, хәрәкәт зуррак булган...

Борынгы Грециядә сугышчы яки атлет никадәр аз ашаса, ул шулкадәр көчле була дип исәпләгәннәр. Ул вакытта атлетларның төп азыгы серкә кушылган хайван каныннан әзерләнгән аш була. Олимпия уеннары яки сугыш кырына керер алдыннан ирләргә бары ит шулпасы һәм допинг сыйфатында сарымсак биргәннәр. Вакытлар узу белән физик эш, хәрәкәт зуррак булган...

Бүген медицина кагыйдәләре буенча спортчылар, гадәти кешеләргә караганда, калорияне 2-3 тапкырга күбрәк алырга тиеш. Чемпионның көндезге рационында ким дигәндә ике итле һәм ике сөтле ризык, яшелчә белән җиләк-җимеш булырга тиеш.
Ярышлар барган чорда спортчылар өчен әзерләнә торган швед өстәлләрендә ким дигәндә 20 төрдәге салат һәм 10 төрдәге кайнар азык тәкъдим ителә. Алар арасында балык шулпасы, борщ, солянка һәм гөмбә ашы һәрвакыт урын ала.
Спортчыларның рационнары мәҗбүри кабул ителгән нормалар буенча төзелсә дә, алар үзләре яраткан тәм-томнардан баш тартмыйлар. Карьераларын тәмамлагач бигрәк тә. Мәсәлән, легендар хоккейчы Вячеслав Фетисов тозлы кыярны шулкадәр ярата ки, бер утыруда биш литрлы банканы бушата ала, диләр. Фехтование буенча Олимпия чемпионы Александр Роменьковның борчак ашыннан башка яши алмаганлыгы мәгълүм.
Нәфис гимнастикада Олимпия чемпионы Алина Кабаеваның кайчандыр иртәнге, төшке һәм кичке ашлар урынына ике литр су эчеп торуы хакында легендалар йөри. Аның көнлек туклану рационының ботка, яшел салат, бераз балык, ә кичке 6дан соң сөтле кайнар яшел чәйдән торуы мәгълүм. Ә бит аның әнисе югыйсә менә дигән кондитер.
Танылган теннисчы, бүген Россия теннис федерациясе вице-президенты Марат Сафин спортчы карьерасы дәвам иткән чорда җәмәгать туклануы урыннарына йөреп шулкадәр күнеккән ки, бүгенге көндә дә өйдә пешерелгән ризыкка караганда ресторандагы азыкка өстенлек бирә. «Хәзер япон азыгы белән мавыгу популярлашып китте. Мин дә аны бик яратам. Италия кухнясы да ят түгел. Аннан сыр соусы белән катнашкан салямилы макаронны (тальятелли) үз итәм. Рус кухнясыннан борщ һәм эремчек пилмәне күңелгә якын», - ди ул.
«Рубин» футболчысы Кристиан Нобоа чыгышы белән Эквадорның мәдәни башкаласы Гуаякиль шәһәреннән. Аның раславынча, кала театрлары белән генә түгел, кухнясы белән дә дан тота. Шуңа күрә Кристиан тәмле ашарга ярата. «Бездә башка бер җирдә дә очрамаган ашларны пешерәләр. Мәсәлән, күп итеп балык, суган, помидор һәм лимон соусы салынган encebollado яки бик куе итеп пешерелгән креветкалы аш. Без аларны банан белән ашыйбыз», - ди Кристиан.
Буе 2 м 13 см булган, авырлыгы 150 кг га җиткән боксчы Николай Валуев көненә 3 кг га якын ит ашый. Шуңа күрә аның бер төшке ашы гына да сыер, бәрән һәм дуңгыз итләреннән, төрле гарнирлардан, соус һәм тәмләткечләрдән тора. Авыр үзләштерелә торган булганга, ул бервакытта да итне бәрәңге белән кушып ашамый. Ярышлардан соң әнисенең спортчы улына балачактан яраткан «Оливе» салатын, борщ, кызыл икра белән коймак әзерләве мәгълүм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading