16+

Россия кубогыннан бер адымда

11 апрельдә «Үзәк» стадионда Россия кубогының ярымфиналы үтте. Казанның «Рубин» футбол командасы Ростов-на-Дону шәһәренең «Ростов» командасын кабул итте.

Россия кубогыннан бер адымда

11 апрельдә «Үзәк» стадионда Россия кубогының ярымфиналы үтте. Казанның «Рубин» футбол командасы Ростов-на-Дону шәһәренең «Ростов» командасын кабул итте.

Белгечләр фаразы дөрес булып чыкты: уенда территориаль өстенлек казанлылар тарафында булса да, кунаклар да еш кына куркыныч контрһөҗүмнәр оештыргалап торды. Ростовлылар Россия премьер-лигасында икенче сигез команда арасында калу сәбәпле, Европа лигасына чыгарга бердәнбер өметләре шушы иде.
Беренче таймда «Рубин»лылар шактый активлык күрсәтсә дә, исәп ачылмады. Бу активлык «Ростов» уенчысы Роман Емельяновның казанлы Алан Касаевка карата тупас уены сәбәпле алган сары карточкада гына күренеп калды. Икенче таймның беренче өлеше дә Татарстан командасы өчен уңышлы булмады. Әмма уен акрынлап овертаймга якынлаша дип уйлаганнар ялгышты. Гол, бер кермәсә, бер керә бит ул. 81 нче минутта штраф мәйданыннан Сальваторе Боккетти тибеп керткән туп шактый бәхәсләр уятты. Мәскәү журналистлары, италияле уенчы тупны кулы белән кабул итте, бу гол гадел түгел, дисәләр дә, видеокабатлавын күргән кеше Мәскәү арбитры Алексей Николаевның хаклы рәвештә голны санаганын күргәндер.
Ә икенче гол исә, тагын ике минуттан соң ук, капкага көтелмәгәнчә керде. Корбан Бердыев шәкертләренә «Ростов» уенчысы Игорь Смольников үзе ярдәм итте. Кристиан Ансальдиның безнекеләрнең берсе капкага кертер дип капка төбенә тибелгән тубын кире кагарга теләгән Смольников аны ялгыш үз капкасына кертте. Өч минут эчендә 2:0 исәбе «Ростов»ка кабер казу белән бер булды.
Шулай итеп, казанлылар Россия кубогының финалында Мәскәү «Динамо»сы белән очрашачак. Матч Екатеринбургта 2018 елгы Дөнья чемпионатына дип махсус ачылган стадионда үтәчәк. Казан клубы берничә мәртәбә финалга чыкса да, кубокны бер тапкыр да отканы булмады. Кайчан да булса бу бүләкне дә алырга кирәк бит!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading