16+

Корбан Бердыев: «Уйнау стилен үзгәртергә кирәк!»

Моңарчы Россия һәм Европа ареналарында уңышлары белән сөендереп килгән «Рубин» бу сезонда җанатарларын әллә ни шатландыра алмады. Эчке чемпионатта да бу юлы призлы өчлеккә керә алмабыз кебек. Бәлки бу команданың уен стилен алмаштыруына да бәйледер.

Корбан Бердыев:  «Уйнау стилен үзгәртергә кирәк!»

Моңарчы Россия һәм Европа ареналарында уңышлары белән сөендереп килгән «Рубин» бу сезонда җанатарларын әллә ни шатландыра алмады. Эчке чемпионатта да бу юлы призлы өчлеккә керә алмабыз кебек. Бәлки бу команданың уен стилен алмаштыруына да бәйледер.

Баш тренер Корбан Бердыев та башта нәтиҗә, имидж өчен эшләдек, хәзер команданың ныклы нигезен булдыру кирәк дип кабатлап килә бит. Һәрвакыт таныла торган команда булу өчен уен стилен үзгәртү кирәк, дип белдерә баш остаз. Күптән түгел үзәк басмада дөнья күргән интервьюсында ул бу җәһәттән кызыклы гына фикерләре белән уртаклаша.
- Тиздән «Рубин» турында фильм дөньяга чыгачак. Аны булдыру өчен Сез ел дәвамында команданың тормышын яктыртып барырга рөхсәт иттегез. Моның асылы нәрсәдә иде?
- Беренчедән, кешеләрнең безнең футбол клубы тарихын белүләрен телибез. Икенчедән, инфраструктурасы, эшләү өчен юньле шартлары да булмаган, икенче лигада чыгыш ясаган команданы теләк булганда топ-командага әверелдереп була икәнлеген күрсәтергә теләдек.
- Сез «Рубин»ны җитәкли башлаганда ук аның Чемпионнар лигасында уйнаячагын сизгән кебек сөйлисез...
- Бәлки ышанмассыз да, 2005 елда ук 2008-2009 елларга ил чемпионы булу бурычы куелган иде. Без моңа әзерләндек. Хәзер, Аллага шөкер, барысы да үз урынына басып килә. Республикада югары дәрәҗәдәге инфраструктура булачак.
-Төп составта берничә җирле уенчы булачакмы?
- Киләчәктә «Рубин»ның төп составында үз мәктәбендә тәрбияләнгән спортчылар уйнавын бик телибез. Бүген бу юнәлештә көндәлек максатчан эш алып барыла. 258 балалар бакчасы клуб күзәтүендә. Бу 5-6 яшьлек 5 мең малай дигән сүз. Һәр шимбәдә бу балалар өчен фестиваль оештырыла, алар арасыннан өметлеләрен сайлап алабыз.
- Ләкин «Рубин» һаман да легионерларга миллионнар сарыф итүен дәвам итә...
- Уенчыларны алга куелган максатка ярашлы итеп туплыйбыз. Әгәр алда Чемпионнар лигасы, Европа лигасы тора икән - легионерларсыз булмый. Мәсәлән, Карлос Эдуардуны гына алыйк. Александр Бухаровны «Зенит»ка сатмаган булсак, Карлос Эдуарду безгә килмәгән булыр иде. Ягъни без үзебездә тәрбияләнгән уенчыны Бразилия җыелма командасы футболчысына алмаштырдык булып чыга.
- Үзебездә тәрбияләнгән уенчылар Чемпионнар лигасы белән бәйле бурычларны чишәргә сәләтлеме?
- Бүгенгә әле юк, ә берничә елдан, һичшиксез, сәләтле булачак. Сабыр итмичә генә ныклы нигез корып булмый. Республика җитәкчелеге, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев безне сабыр итәргә өйрәтте. Сабыр итеп, шул ук вакытта ниятләгән юлдан барырга. «Рубин» уйнап китсен өчен, нәтиҗә кирәк иде. Кызганычка, совет чорыннан бирле безгә йортны түбәдән төзи башларга кирәк дип инандырып килделәр. Матур түбә нәтиҗә була инде. Ә аның салам субайларда торуы беркемне дә борчымый. Без дә түбәне матур итеп ясадык - Премьер-лигага чыгуның беренче елында (2003 елда) ил чемпионатының бронза медальләрен оттык. Соңыннан инде кирпечләр тезә-тезә йортны төзеп бетердек. Без бары нәтиҗәгә дип уйнаган футбол моңа ярдәм итте. Һөҗүм итүгә корылган футбол белән нәтиҗәгә ирешү кыен иде. Мин, тренер буларак, түбә булмаганда, йортның калган өлешенең булмаячагын аңлый идем.
Бүгенге этапта оборонадагы футбол белән мавыгу безне канәгатьләндерми инде. «Барселона»ны җиңгән команда буларак кына түгел, һәрвакыт танылу алучы команда булырга телибез. Моның өчен уйнау стилен үзгәртергә кирәк.
- Бәлки, иске стильдә уйнаучы уенчылар китеп беткәч, «Рубин» яңа стильдәге футбол күрсәтә башлар?
- Моның белән килешмим. Әгәр уенчы безнең ни теләгәнне аңлый икән, ул барысын да җиренә җиткереп башкарачак, проблемалар булмас дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading