16+

Көнчыгыш конференциясендә кем җиңүче булыр?

Континенталь хоккей лигасында плей-офф уеннары башланырга әллә ни күп тә калмады, әмма Көнчыгыш конференциясендә җиңүчеләрне әйтеп булмый әле.

Көнчыгыш конференциясендә кем җиңүче булыр?

Континенталь хоккей лигасында плей-офф уеннары башланырга әллә ни күп тә калмады, әмма Көнчыгыш конференциясендә җиңүчеләрне әйтеп булмый әле.

Сезон башыннан бирле «Ак Барс» беренче булып килсә дә, көндәшләреннән бик ерак китә алмый. Бүген казанлыларга терәлеп үк диярлек «Автомобилист» бара.

Быел яз пенсиягә китәргә җыенган Владимир Крикунов үзен яхшы хис итә һәм Екатеринбург командасын оста итеп җиңүгә алып бара. Конференция әйдаманыннан бер очкога гына калышып бару җанатарларны плей-офф уеннары башланганчыга хәтле киеренке халәттә тотачак.

«Ак Барс» үз бозында «Йокерит», «Слован», «Витязь», ЦСКА һәм «Торпедо», ә читтә «Салават Юлаев» белән уйнаячак. «Автомобилист»ның көндәшләре исә: «Сибирь» һәм «Барыс» (ике тапкыр), «Трактор», «Югра». Күргәнебезчә, беренче этапның соңгы уеннары бик кызыклы булачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading