16+

Тук тамакка ипи нәрсәгә...

Буа районында яшәүче танышым Миләүшә апа Мәүлетова беркөнне чүплектә яткан берничә кирпеч икмәк төшерелгән фото җибәрде. Интернеттан алынган фотодыр дисәм, үзе төшергән булып чыкты.

Тук тамакка ипи нәрсәгә...

Буа районында яшәүче танышым Миләүшә апа Мәүлетова беркөнне чүплектә яткан берничә кирпеч икмәк төшерелгән фото җибәрде. Интернеттан алынган фотодыр дисәм, үзе төшергән булып чыкты.

«Иртән чүп чыгарганда, чүплектәге икмәкләрне күрүгә, киредән өйгә кереп, фотоаппаратымны алдым да төшереп сиңа җибәрдем, - дигән. Фото астына: - халыкның тамагы туйды хәзер, икмәк кадерсезгә әйләнде», - дип тә өстәгән.

Кабартма пешергән саен, авылларында булган бер вакыйганы сөйләргә ярата әни. Элек авыл җирендә яңа өйләнешкән кияү белән кәләшне чәйгә алу гадәте бар иде бит. Шәһәрдән кайткан яшь парны күршедәге әби чәйгә дәшкән. Кияү ашны кабартма белән ашаган. Шуны күреп, авыл халкы ах иткән: ничек инде, оялмыйча, ашны кабартма белән ашарга була, ул бит чәй янына куелган ризык, янәсе. Хәер, нәрсәгә элекке вакытны искә алып утырырга, хәзерге вакытта да ризыкка туймаучылар күп. Кичә генә телевизордан сугышлар барган Сүриядән Германиягә качып килгән мигрантларны күрсәттеләр. Алар шулкадәр күп, урнаштырырга урын таба алмыйлар, шуңа да урамда да кунган чаклары була, ди. Җирле халык, боларны жәлләп, ризык китерә икән. Ачлыктан интеккән мигрантлар, тамак хакына, ризык эләктереп калу өчен, сугышуга кадәр барып җитәләр, ди.

Ураза аенда журналистлар белән очрашуда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кайбер мөселман илләрендә яшәүчеләрнең сәхәргә ашасалар - ифтарга, ифтарда тук­лансалар, иртән сәхәрдә ашарларына юк дип, шуннан гыйбрәт алырга чакыр­ган иде.
Чемпионат барган көннәрдә «Казан-Арена» стадионында техник хезмәткәр булып эшләүче күршем Зилия апа чит ил спортчыларының мәнле булуларын гаҗәпләнеп сөйләде.
- Кулларын юганда, кранны аз гына ачалар, кулларын сабынлап юганда, кранны бөтенләй ябып куючылары да бар. Ә безнекеләр, кранны бөтен көченә ачып куялар да су шабырдап агып тора. Кайбер нәрсәләрдә чит илләрдән үрнәк алырга өйрәнергә кирәк әле безгә, - дип сөйләде ул.

Моннан берничә ел элек газетабызга Кытайдан укыр­га килгән Рәидә исемле кыз мәкаләләр дә язгалады. Казанга килгәч тә иң аптыраган нәрсәсе - суга саксыз караш булган. Аның турында ул сездә су кадерен белмиләр икән дип язып та чыккан иде.

Әйбернең кадерен булмаганда гына беләсең шул. Ел коры килде яки җәй яңгырлы булды, икмәксез калабыз дип ах орабыз, ә өстәлдәге ипинең кадерен белмибез. Ашыйсың килми икән, күгәрченнәргә алып чыгып ашат. Кемнеңдер эте, терлеге бар, аларга бир. Һич булмаса, турап киптереп куй. Табигать кырысланды, давыллар-яшеннәр ешайды дип зарланабыз, телевизорны кабызган саен, дөньяның әле бер, әле икенче җирендә табигый бәла-каза булган дип сөйлиләр. Җир-анабыз безнең мәрхәмәтсезлекне күтәрә алмаганга шулай ул. Булганның кадерен белеп, исраф итмичә яшәсәк иде. Коръән-Кәримдә дә бит: «Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Ул (Аллаһы Тәгалә) исраф итүчеләрне сөйми», - диелә.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының статистика үзәге исәпләвенчә, халык ризыкның утыз процентын чүплеккә ыргыта. Әгәр дә моны бөтендөнья масштабында акча эквивалентына күчерсәң, 1 триллион доллар килеп чыга. Ташланган продуктларның дүрттән бер өлеше булса да саклап калынса, алар белән 880 миллион ач кешене туен­дырып булыр иде. Статистика буенча, һәр кеше бер елга чүп чиләгенә 300 килограмм калдык ыргыта.

***
Статистика мәгълүматларына караганда, ачлыктан, тиешле дәрәҗәдә тукланмаудан килеп чыккан авырулардан көн саен 24 мең кеше вафат була.

Фото: Миләүшә Мәүлетова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading