16+

Ут бетсә, телефон ник эшләми?

Өйгә чыбыклы телефон керткәнгә – 11 ел. 6 мең сум түләп урнаштырган идек бугай. Ай саен телефон өчен түләп барабыз. Ни хикмәт, ут бетсә, телефон да эшләми. Безнең белән бергә телефон керткән сигез хуҗалыкта да шул хәл күзәтелә. Кесә телефоныннан белгечләргә шалтыратып, телефонны рәтләүләрен үтенергә туры килә. Кайчанга кадәр шулай азап­ланырбыз икән? Авылда ут еш бетә, көненә икешәр тапкыр утсыз утырганыбыз да бар. Фирдия Сабирова, Әтнә районы, Каенсар авылы.

Каенсар авылына хезмәт күрсәтүче Күәм авылы башлыгы Риваль Гатауллин аңлатуынча, бу кыен­лыклар трансформатор белән бәйле. «Шәһри Казан» хәбәрчесенә исә тиздән бу проблема хәл ителәчәк, ут телефонга бәйле булмаячак дип аңлаттылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading