16+

Төзелеш өчен агач материалын ничек алырга?

Авылда өй салучыларга, урман хуҗалыгыннан алу шарты белән, дәүләттән бушка агач алу мөмкинлеге бар дип ишеткән идек. Әлеге закон чыннан да бармы? Булса, аннан файдалану шартларын аңлатмассызмы икән? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Илнар Габдрахманов, Арча. 

Төзелеш өчен агач материалын ничек алырга?

Авылда өй салучыларга, урман хуҗалыгыннан алу шарты белән, дәүләттән бушка агач алу мөмкинлеге бар дип ишеткән идек. Әлеге закон чыннан да бармы? Булса, аннан файдалану шартларын аңлатмассызмы икән? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Илнар Габдрахманов, Арча. 

Дөрестән дә, күпләр дәүләттән мондый төр ярдәм каралганлыгын белеп бетерми. Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат җитәкчесе Лилия Мулюкова аңлатуынча, «Татарстан урманнарын файдалану турында»гы закон буенча, кешеләр агач материалларын үз кирәкләренә түбәндәге тәртип буенча әзерли ала.

– Йорт һәм каралты биналары салыр өчен 25 елга бер тапкыр 100 куб метрга кадәр агач материалы;
– йорт һәм каралты биналары төзекләндерер өчен ун елга бер тапкыр 50 куб метр агач материалы;
– бинаны җылытыр өчен елына бер тапкыр 20 куб метр агач материалы бирелә.
Кешеләр агач материалларын урман агачларын сатып алу-сату килешүе нигезендә ала ала.

2015 елның 11 декабрендә Татарстан Президенты Указы белән расланган «Кешеләрнең үз кирәкләре өчен урман агачларын сатып алу-сату килешүе төзү» административ регламенты нигезендә, әлеге дәүләт хезмәтеннән файдаланыр өчен, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына гариза тапшырырга кирәк.

Лилия Мулюкова әйтүенчә, гариза үрнәген министрлыкның рәсми сайтына кереп, документлар/административ регламент бүлегеннән дә карап була.
Гариза 15 көн эчендә каралырга тиеш. Шуннан соң, тәртип буенча, вәкаләтле орган биш көн эчендә гариза тапшыручыга үзенең карары турында хат юлларга бурычлы. Әгәр мөрәҗәгать итүченең гозере канәгатьләндерелмәсә, хатта аның сәбәпләре дә җентекләп аңлатылырга тиеш. 

Агач материаллары нинди очракта бирелмәскә мөмкин?
1. Гаризада тиешле нормадан күбрәк агач материалы соралса;
2. кеше алырга теләгән территориядә (урман паркында) җитәрлек дәрәҗәдә агач булмаса;
3. әлеге хокуктан файдалану вакытлары туры килмәсә.
Шунысы мөһим: үз кирәкләре өчен әзерләнгән агач материалын сатарга яки бүләк итәргә ярамый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading