16+

Почтальонга иптәш табып булмыймы?

Әтнә районы, Күәм авылы почта бүлегеннән Гөлназ Таһирова өч авылга берүзе хезмәт күрсәтә. Бер кеше барысына да өлгерә алмый, эше җиңел түгел. Авыллар арасын җәяү узарга кирәк, җитмәсә юл начар, пычратып җибәрсә, атлап та булмый. Почтальоннарга товар да сатарга кушалар.

Почтальонга иптәш табып булмыймы?

Әтнә районы, Күәм авылы почта бүлегеннән Гөлназ Таһирова өч авылга берүзе хезмәт күрсәтә. Бер кеше барысына да өлгерә алмый, эше җиңел түгел. Авыллар арасын җәяү узарга кирәк, җитмәсә юл начар, пычратып җибәрсә, атлап та булмый. Почтальоннарга товар да сатарга кушалар.

Авыр сумкаларында газеталар, түләү кәгазьләре янында сабын, чәйләргә дә урын табарга туры килә. Гөлназга иптәшкә тагын бер почтальон билгеләп булмыймы икән? Ул үз эшен бик яратып башкара, зарланмый, авыл халкы да хат ташучының эшеннән канәгать, пенсия, матбугат вакытында килеп тора. Эшенең авыр булуын күреп, кызганабыз үзен.

Фәрит Борһанов, Әтнә районы.

 

Әтнә районы, Күәм авылы почта бүлеге җитәкчесе Гөлнара Бариева аңлатканча, элек Үртәм авылы Күлле Киме почта бүлегенә караган. Почталь­он Гөлназ Таһирова Каенсар белән Әйшияз авылларына гына хезмәт күрсәткән. Ләкин оптимизация почта өлкәсен дә читләтеп узмаган. Күлле Кимедә хат ташучылар киметелгәч, Үртәм авылын якынрак дип, Күәм почта бүлегенә кушканнар. Гөлназга шуңа да хәзер өч авылга хезмәт күрсәтергә туры килә. Каенсар, Әйшияз, Үртәм авылларының аралары чагыштырмача якын булса да, Үртәмгә юл юк. Яңгырлар яуса, җиңел машина да керә алмый. Ә анда пенсио­нерлар гына да 33ләп яши. Үртәмлеләр пычрак вакытларда хат ташучының айга берничә генә килүенә күнеккән инде.
– Гөлназ Таһированың тәҗ­рибәсе җитәрлек. Ул 27 елга якын элемтә бүлегендә эшли, хезмәтен яратып башкара, хәзер 130лап хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Үзе зарланмый, пенсия­гә кадәр исән-сау эшлисе иде, ди. Күп очракта аңа улы булыша, машина белән илтеп куя. Кызганыч, өстәмә кеше алып булмый, үзебезнең 748 кешелек Күәм авылында да бер генә почтальон эшли. Маршруты озын, бер урамның буеннан-буена өч километр. Шундый туры ике урам, әле борылмалы тыкрыклар күпме? Авыр, ләкин берни дә эшләп булмый, шул шартларга күнегергә туры килә, – дип аңлатты Гөлнара Бариева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading