16+

Пенсиям артырмы?

Мин – алты бала анасы, 20 ел ашлама белән эшләдем. Сәламәтлек өчен бик зыянлы эш башкардык. Ләкин, ни хикмәт, пенсиям бары 7784 сум гына. Ни өчен шулай аз түләнә икән? Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Әтнә районы, Каенсар авылы.

Мин – алты бала анасы, 20 ел ашлама белән эшләдем. Сәламәтлек өчен бик зыянлы эш башкардык. Ләкин, ни хикмәт, пенсиям бары 7784 сум гына. Ни өчен шулай аз түләнә икән? Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Әтнә районы, Каенсар авылы.

Әтнә районы почта бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галиев аңлатуынча, районда бер пенсионер да 8232 сумнан азрак акча алмый. Юл өчен айлык түләүләр, субсидияләр белән пенсияне шул суммага җиткерергә тырышалар.

2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен яңача исәпли башладылар. Эш стажы, стажның коэффициенты, балларга зур басым ясала. Хатын-кызларга яшь ярымга кадәр баласын тәрбияләгән декрет яллары өчен баллар каралган. Әйтик, беренче бала белән декрет ялында утырган өчен елына 1,8 балл, икенче балага елына 3,6 балл, өченчесенә һәм дүртенчесенә һәр ел өчен 5,4 балл өстәлә. 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен нәкъ менә шул яңа схема буенча исәпләделәр. Хәзер моны истә тотып, 2015 елга кадәр ялга чыкканнарның да пенсияләрен кабат исәпләттерергә була. Бу хакта ишеткәч, Әтнә районында пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр кинәт арткан. Йөзләгән гариза кабул ителгән.

– Әтнә районында 4600 пенсионерның 2500е – хатын-кызлар. Күбесе күп балалы аналар. Пенсияләрен яңа схема буенча исәпләттерергә теләүчеләр күп. Сөембикә апа да алты бала анасы. Ул документларын сентябрь аенда ук тапшырган иде. Безнең почта бүлекчәсе Арча почта бүлегенә карый. Шуңа да документлар анда тикшерелә. Шунысын әйтә алам: Сөембикә апаның пенсиясе артачак. Яңача исәпләнгән пенсияне кайсы айдан ала башлавына карамастан, октябрьдән алып һәр ай өчен арттырып түләячәкләр. Бары сабыр итәргә генә кирәк. Һәр пенсионерның документлары чиратка салынган. Без кешенең пенсиясе аз гына артканга да сөенәбез. Безне дә аңласыннар иде. Пенсионерлар күп, ә без тере кешеләр, өлгереп җитеп булмый, – дип аңлатты Зөлфәт Ганиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading