16+

Ноябрьдә туган баланы кайчан беренче сыйныфка бирергә?

Улыбызга киләсе елның ноябрендә җиде яшь тула. Шул елны укырга керәсе балалар инде мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөри башлады. Мин дә аны мәктәпкә бирү яклы, чөнки соңга калуыбыз бар. Тик әтисе катгый рәвештә каршы килә, киләсе елга иртәрәк дип саный. Бу очракта кайсыбыз хаклы? Айгөл Җәләлиева, Казан.

Беренче категорияле психолог Алия Камалова фикеренчә, җиде яше тулмаган баланы мәктәпкә бирергә ярамый. Кайбер ата-аналар, хәтта декабрьдә туган улларын-кызларын да беренче сыйныфка биреп, бик зур ялгышлык эшли, ди ул. Психолог әйтүенчә, танып белү өлкәсе бар, шулай ук хис-тойгылар, кайгыру-борчылу бар. Психика вакытыннан алда үсми. Вакытны куаларга кирәкми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading