Шәһри Казан

Машина тәрәзәсе парланса нишләргә?

Күптән түгел генә руль артына утырган кеше буларак, мин машина йөртүчеләр белә торган күп кенә нечкәлекләрне белеп тә бетермим. Шуңа күрә бу соравым кайберәүләргә көлке булып тоелырга да мөмкин. Урамда салкын, машина эчендә җылы булу сәбәпле, машина тәрәзәләре парлана һәм юлны күрергә комачаулый. Чүпрәк белән әледән-әле сөртеп торырга кирәк. Машина тәрәзәсе тирләмәсен өчен нишләргә, берәр сере юкмы икән? Эльмира Габдрахманова, Түбән Кама.

Һәр ел фасылының үзенә хас үзенчәлекләре бар һәм кайберләре җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә мәшәкатьләр тудыра. Ләкин аларның барысы да һава торышына бәйле булмаска да мөмкин. Мәсәлән, автомобиль салонында спирт парлары булу – тәрәзә тирләүгә китерә торган бер фактор. Әлеге химик элемент гидроскопик, ягъни үзенә дым сеңдерә торган сәләткә ия. Шуның нәтиҗәсе буларак, машина тәрәзәләре тирләп чыга. Моның сәбәбен, һичшиксез, машина йөртүчедән яки салмыш пассажирдан эзләргә кирәк дигән сүз түгел әле бу. Машина тәрәзәсе салонда дымлы, юеш әйберләр, мәсәлән, аяк киеме, сөлге, идән паласы булганга да тирләргә мөмкин. Тавыш изоляциясе дымлы булу да сәбәпче була ала. Тәрәзәләр тирләмәсен өчен, гидроизоляция сыйфатын контрольдә тотарга кирәк – тәрәзә пыяласын тыгызлагыч нык урнашканмы, пыяла чистарткыч, антенна чыга торган урында һава керер­дәй тишек калмаганмы һ.б.
Автомобильгә климат-контроль сис­темасы урнаштырылган булса, су ага торган тишек тыгылган очракта да тәрәзә парлана. Тәрәзә тирләмәсен дисәң, шулай ук аны вакытында карап, чистартып торырга кирәк.

Тәҗрибәле машина йөртүчеләр мичне ал һәм ян тәрәзәләргә җылы һава агымы килә торган итеп көйли. Арткы тәрәзәләр өчен өстәмә җылыткыч урнаштыру шулай ук бу проблемадан котылырга булыша.
Хәзер, тәрәзә парланмасын өчен, махсус сыекчалар чыгарыла. Аны тәрәзәгә сиптергәч, коры чүпрәк белән әйбәтләп сөртергә кирәк, пыя­лада хасил булган юка элпә исә аңа тирләргә мөмкинлек бирми.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 ноября 2017 в 18:29
    Алмадан тәмле шарлотка ясау ысулы
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде
  • 17 ноября 2017 в 12:35
    Boeing 737-500 авиалайнерының Казан аэропортына төшкәндә һәлакәткә очравына дүрт ел булды
    Казанда Боинг-737 авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар. Әлеге уңайдан бүген «Казан» халыкара аэропортында матәм митингы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, һәлак булучыларның туганнары һәм дуслары катнашты.
    131
    0
    0
  • 13 ноября 2017 в 11:19
    Уникаль хәтер иясе Василий Захаров: «Хәтерең яхшы булсын дисәң, сәгать теленә карап тор» 34 яшьлек Казан егете Василий Захаров – уникаль хәтер иясе. Ул бер караштан озын-озын текстларны истә калдырырга сәләтле. «Россия 1» каналында барган «Удивительные люди» тапшыруында катнашканнан соң, аның белән кызыксынучылар тагын да артты.
    208
    0
    1
  • 13 ноября 2017 в 11:01
    Прививка ясатыр алдыннан анализ тапшыру кирәкме? Балабызга – бер ай. Резус факторы – тискәре. В гепатитына каршы прививка ясатырга кирәк. Педиатр безне карады да прививка ясатырга җибәрде. Резус-фактор башкаларныкы кебек булмаганда, берәр анализ бирергә кирәк түгелме? Садыйковлар гаиләсе, Алабуга.
    121
    0
    1
  • 13 ноября 2017 в 10:41
    Миләүшә Айтуганова: «Татар моңы»на татар киносы кушыла» 28 ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Татар моңы-2017» IX халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты була. Бәйгенең сайлап алу туры бу көннәрдә генә тәмамланды әле. II һәм III турларны 20-25 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда карап булачак.
    109
    0
    0
  • 13 ноября 2017 в 10:22
    Бүген Путин Эрдоган белән очраша Россия Президенты Владимир Путин бүген Сочида Төркия президенты Рәҗап Тайип Эрдоган белән очраша.
    100
    0
    0