16+

Үлгән ирем пенсиясен алырга мөмкинме?

Ирем вакытсыз үлеп китте. Пенсиясенең бер өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчергән иде. Миңа, аның хатыны буларак, пенсиясенең тупланма өлешен алырга буламы? Әминә Хәйруллина, Яшел Үзән.

Татарстан пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, әгәр дә ирегезнең тупланма өлеше җыелган булса, ул исән чагында гариза язып аны башка кешегә мирас итеп калдырмаган очракта, аның законлы хатыны буларак, сез бу акчаларны алырга хокуклы. Моның өчен теркәлү урыны буенча пенсия фондына барып барысын да ачыкларга кирәк. Моны ирегезнең вафатыннан соң алты ай эчендә эшләсәгез яхшырак, соңарсагыз, барысын да суд аша хәл итәргә туры киләчәк. Үзегез белән ирегезнең үлеме турында таныклык, шулай ук язылышу турындагы таныклык та кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading