16+

Кибеттә әйберне төшереп ватсаң, түләтәләрме?

Ашамлыклар кибетендә кечкенә кызым ялгыш киштәдәге шешәле сокны төшереп ватты. Миннән шул сок бәясен түләттерделәр. Бәхәсләшеп тормадым, ләкин бәлки мин түләргә тиеш булмаганмындыр дигән шик калды. Кайсы очракта сатып алучы ватылган, түгелгән, чәчелгән товар өчен түләргә тиеш түгел? Әнзилә Вәлиева.

Кибеттә әйберне төшереп ватсаң, түләтәләрме?

Ашамлыклар кибетендә кечкенә кызым ялгыш киштәдәге шешәле сокны төшереп ватты. Миннән шул сок бәясен түләттерделәр. Бәхәсләшеп тормадым, ләкин бәлки мин түләргә тиеш булмаганмындыр дигән шик калды. Кайсы очракта сатып алучы ватылган, түгелгән, чәчелгән товар өчен түләргә тиеш түгел? Әнзилә Вәлиева.

Шуны истә тотарга кирәк – балигъ булмаган бала өчен сез җавап бирәсез. Ә инде 14 яшьтән соң җаваплылык яшүсмернең үз җилкәсенә төшә. Ләкин бу – бөтен зыян салынган товар өчен дә сатып алучы түләргә тиеш дигән сүз түгел. РФ Гражданнар кодексының 459нчы маддәсе буенча очраклы рәвештә зыян килгән милек өчен милекче (бу очракта кибет хуҗасы) җаваплылыкны үз өстенә ала. Ләкин шул ук кодексның 1064нче маддәсендә, әгәр сатып алучы теге яки бу товарга зыян килгәнгә үзе түгел, ә кибет гаепле икәнен дәлилли алмаса, сатып алучы түли, диелә. Кайсы очракта – сатып алучы, ә кайсысында кибет гаепле икәнен мисалларда карыйк.

Сез кибеткә коляскага бала утыртып кердегез ди. Рәтләр арасында йөргәндә, бала кулы яки аягы белән киштәдәге банкалы әйберне төшереп ватты, ә сездән товар бәясен түләттермәкче булалар. Янгын куркынычсызлыгы буенча кагыйдәләр җыентыгының 7.2.4. пункты буенча (Свод Правил 1.13130.2009), рәтләр арасының киңлеге 1,4 метрдан да ким булмаска тиеш. Шуны дәлилли алсагыз – түләмисез, юк икән, сез – гаепле. Рәтләр арасы тар һәм тартмалар белән шыплап тулган булса, кибет түгел, ә киресенчә, сез аларга дәгъва белдерә аласыз. Чөнки аның өчен кибеткә 250 мең сумга кадәр штраф яный (ст. 20.4 КоАП РФ).

Икенче мисал. Бала, сез күрмәгәндә, киштәдәге берәр нәрсәне алам дип төшереп ватты яки чәчте ди. Бу очракта берсүзсез сез гаепле. Киштәдән сатып алучы кулына күчкән товар автомат рәвештә сатып алынган дип санала һәм аның өчен ул җавап бирә. Ләкин бу очракта да берничә чыгарма бар. Беренчесе – юеш идән. Әлбәттә, «Сак бул!» дигән кисәтү язып эленмәсә. Юеш идәндә аягың таеп егылу сәбәпле нәрсәнедер төшереп ваткансың икән, һичшиксез, кибет гаепле. Икенчесе – киштәгә тезелгән товар куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәсә. Кибеттә пирамида сыман итеп өеп куелган банкаларның берсен алам дигәндә ишелеп төшә икән, монысында да алар гаепле. Һәм өченчесе – сатып алучыга кибет хезмәткәре яки бүтән сатып алучы күрмичә ялгыш килеп бәрелә һәм шул рәвешле кибет милкенә зыян килә икән, бу очракта шулай ук сездән акча таләп итә алмыйлар.
Фото: Delfi

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading