16+

Армиядә намаз укырга ярыймы?

Без гаиләбез белән дини кешеләр. Улым быел көзге чакырылышта армиягә җыена. Хезмәт итүе диннән ерагайтыр дип куркам. Армиядә намаз укырга мөмкинлекләр бармы? Галия Зарипова, Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы.

«Армиядә солдатлар командирлары кушкан эшләрне башкарганнан соң, догаларын, намазларын укый алалар, – диде Галиев мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт Юлдашев. – Башкалар аларга берни дә әйтә алмый. Вакытында намаз укый алмаганнар аларны җыеп та башкара ала, ләкин, булдыра алган кадәр, вакытында укырга тырышыгыз дип аңлатабыз булачак солдатларга. Казанда, Татарстанда, Кавказда армиядә дин тотучыларга тискәре караш сизелми. Армиягә киткәч, диннән ерагаю дигән нәрсә юк. Кеше үзе диннән ерагая. Без, хәзрәтләр, үзебез дә төрле якларда хезмәт итеп кайттык. Әзрәк тормышка карашлар үзгәреп кайта анысы, ләкин дингә караш үзгәрергә тиеш түгел. Кешенең үзеннән тора».
Фото: rg.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading