16+

Ришат Төхвәтуллин: «Булачак хатыным әниемә охшаган булырга тиеш»

Кичә Уфада Ришат Төхвәтуллин "Исеңдәме" программасын "япты". Ə көндез мәдәният сарае янындагы скверда йөгерү марафоны уздырды.

Ришат Төхвәтуллин: «Булачак хатыным әниемә охшаган булырга тиеш»

Кичә Уфада Ришат Төхвәтуллин "Исеңдәме" программасын "япты". Ə көндез мәдәният сарае янындагы скверда йөгерү марафоны уздырды.

– Ришат Төхвәтуллин исемен йөрткән марафон икенче тапкыр уза. Былтыр җәй Казанда оештырган идек. Бәлки әлегә аны марафон итеп атау иртәрәктер дә, әмма киләчәктә ул зур чара булачак. Марафонның максаты - яшьләрне спортка әйдәү. Без бәләкәй чакта вакытны күпкә күңелле уздыра идек: чана шундык, велосипедта йөрдек... Ə хәзер балалар компьютер артында он-лайн уеннар уйный.

Марафоннан тыш, һәр шәһәрдә тамашачыларың өчен кызыклы квест да уздырасың икән...
– Квест өчен махсус 2 билет калдырам. Аны концерт узачак шәһәрнең берәр урынында яшерәбез. Якынча кайда яшергәнен видеога төшерәбез һәм социаль челтәрләргә "эләбез". Кем беренче булып барып таба - билет шуныкы. Лотерея уздырып, болай гына билет таратсаң, аның кадере булмый. Бу алым тамашачыларның үзләренә дә ошый. Кичә, мәсәлән, Салават Юлаев һәйкәле янында яшердек һәм тиз арада аны фан-клубтагы кыз тапты. Аларга да күңелле, безгә дә рәхәт.

Ришат, син эстраданың иң көнләшерлек буйдагы булгач, бу сорауны бирми булдыра алмыйм. Өйләнергә җыенмыйсыңмы?
– Өйләнсәм дә, моның хакта кычкырып йөрергә җыенмыйм. Алай итеп йөрү миңа килешми дә. Үзем нык яхшы гаиләдә тудым, тиешле тәрбия алдым. Минем өчен чын ир-ат идеалы – ул әтием. Шуңа күрә, булачак хатыным әнием кебек алыштыргысыз хатын-кыз булсын иде!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading