16+

Ренат Ибраһимов: «Хәләлем дүртенчегә авырлы, кем туасын әле төгәл әйтә алмыйбыз»

Ренат Ибраһимов – татар эстрадасының асыл ташы ул. Зирәк акыллы, мөлаем харизмалы һәм бай репертуарлы җырчы. Миллионлаган хатын-кызның кумиры да. Ә ул хатын-кызлар татар һәм урыс милләтеннән генә түгел. Җырчының исеме чит илдә дә яхшы таныш. Ренат әфәнденең 69 яшендә дә энергиясе ташып тора, тавышы әле дә көчле, ә киләчәккә булган планнары зур вакыйгаларга бай.

– Ренат әфәнде, сезнең яшьтә күңел тынычлыгына ирешү иң мөһимедер, мөгаен?
Әлбәттә! Күңел тынычлыгына гаилә иминлеге дә, сәламәтлек тә, бәхет тә керә. Мин бәхетле. Аллаһы Тәгалә яшь, иманлы хатын белән кавыштырды, балаларыбыз үсеп килә. Өйдә татарча сөйләшәбез, балалар да безнең белән бергә намаз укый. Кул бар, аяк бар, баш эшли, дигәндәй, шуңа да Ходаема шөкер!
Балаларыбыз Асылбикә, Гаишәбикә, Атилла үсеп килә. Хәләлем дүртенчегә авырлы. Кем көтәсен әле төгәл әйтә алмыйбыз. УЗИ ясаткан юк, аны бик начар әйбер дип саныйм. Әмма халыктагы юраулар буенча, малай булырга тиеш. Әхмәт исемен сайлап куйдым инде. Аллаһы боерса, Яңа елда, февраль айларында туарга тиеш.

Балага исемне хатын белән киңәшләшеп сайлыйбыз. Дини, тарихи исемнәргә өстенлек бирәм. Атилла улыбызның исеме Болгарның легендар патшасына багышланган. «Исеменә җисеме», диләрме әле?! Менә ул үзен патша кебек тоя да: гел аныңча гына буларга тиеш.

Ренат Ибраһимов белән әңгәмәне тулысы белән алдагы көннәрдә "Шәһри Казан" сайтыннан укый аласыз.

Фото: ria.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading