16+

Филүс Каһировның туачак сабыеның кем булуы билгеле, тик әлегә исем таба алмыйлар

- Эш сәфәре милләттәшләребез яшәгән ерак юлларга алып чыгып кына тора. Хәтеремдә мәңгелек сакланган сәяхәт - ул Америкага бару. Анда күркәм Cабантуйда катнашып, берничә концерт бирергә туры килде. Буш вакытымда арендага автомобиль алып, үзем руль артында 1500 чакырым үтеп, берничә штатны да карап өлгердем.

Кайчандыр чит илгә күченеп киткән якташларыбызның күңелендә туган якны сагыну хисе яши. Әлбәттә, алар халык җырларына, борынгы җырларга сусый. Бу җырларда бетмәс моң һәм тирән мәгънә ята.

Быелгы ел күңелле вакыйгаларга бай булды. 30 яшем тулды, юбилей концертларым уңышлы дәвам итә. Киләсе ел да иң яхшыларының берсе булырга тиеш - гаиләбез тулыланачак, Алла боерса. УЗИ икенчесен дә малай була диде. Мартта туачак. Хәзер исем уйлап баш каткан. Хатын да уйлый, туганнар да, дуслар да. Гади генә, матур татар исеме кирәк. Заманча исемләр яклы түгелмен. Айдарга да исемне озак уйладык. Бик ерак китмичә генә, аңа да чын татар исемен кушасыбыз килде. Айдар исеменең яңгырашы да, мәгънәсе дә матур. Ә аннары, юлымда очраган Айдар исемле бар кешеләр да яхшы, тыныч холыклы, тормыш сөючәннәр. Улымның да шундый булуын телим.

Бала тугач, әлбәттә, тормышыбыз бөтенләй үзгәрде. Күп нәрсәгә икенче күзлектән карый башлыйсың. Күңел нечкәрә, җаваплылык арта. Иң мөһиме - бәхет ишәя!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading