16+

Əнвәр Нургалиев: «Миңа ямьсез хат язучы ханымнар, буш вакытыгыз күп булса, мәчеткә барып дога кылыгыз!»

Гашыйклар көне уңаеннан "ШК" журналистына Əнвәр Нургалиев хатыны белән танышу тарихын сөйләгән иде. 

Əнвәр Нургалиев: «Миңа ямьсез хат язучы ханымнар, буш вакытыгыз күп булса, мәчеткә барып дога кылыгыз!»

Гашыйклар көне уңаеннан "ШК" журналистына Əнвәр Нургалиев хатыны белән танышу тарихын сөйләгән иде. 

«Ирина белән дүшәмбе танышкан булсак, тәүге очрашуны пәнҗешәмбегә генә билгеләдем. Нигә икәнен еллар үткәч сөйләдем: сишәмбе көнне бер кызны, чәршәмбе икенчесен озатасы бар иде. Ə менә пәнҗешәмбе Ирина янына озын кызыл роза тотып килдем дә, шуннан соң аерылышмадык. Биш ел очрашып йөргәннән соң, өйләнештек», - ди ул.

Бу язмадан соң җырчы адресына бик күп ямьсез хатлар килә башлаган. Кызлар озатуыннан тыш, аны концертларында фонограммага җырлый дип тә гаеплиләр. Барлык гайбәтләр Əнвәр Нургалиевның ачуын бик чыгарган.

- Минем турыдагы комментарийларны укып чәчем үрә торды: нәрсә генә язмыйлар?!
Дуслар, элек бит кызларны матур итеп озатып куеш иде. Совет заманасы, ул чактагы тәрбия бөтенләй башкача иде. Гармуннар сузып, җырлый-җырлый капка төбенә кадәр озата идек.
Аннары, фонограммага җырлавым турында бик күп язганнар. Халык аны-моны сөйләмәсен өчен, быелгы программада хәтта бер генә җырны да фонограммага башкармыйм. Күрәсең, диванда ятып тәнкыйть язучыларга күбрәк күренәдер.

Ə иң кызыгы шул:  ямьсез хатларны язучылар - хатын-кызлар. Ул ханымнарның буш вакыты күп икән, мәчеткә барып дога кылсыннар. Менә, ичмасам, файдалы эш булыр иде!
 

Язмага реакция белдерегез

33

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дерес эйткян!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сезгә дә ямьсез хатлар язучылар бармыни ул?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кунеле тар мон яратмаганкешязгандыр кешедэ коннэн кон аламалык арта

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сезнен концертны гомеремдэ дэ онытмыйм. Ботен зал концерт буе кул чабып, басып торып алкышлады сезне. Нинди фонограмма сойлилэр булмаганны. Питрэчкэ килсэгез обязательно тагын барачакмын концертыгызга

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик дорес эйткэнсез Анвар,молодец.Лично я всегда за Вас!Сезнен семьягызны яратуыгыз сойлэшеугездэ куренэ.Фонограмма турында ти и в мыслях не было.Унышлар сезгэ! Шулганга килегез эле!?

            Мөһим

            loading
            2
            X