Шәһри Казан

Новости по рубрике - Язмалар

  • 13 января 2018 в 11:32
    Айгөл Бариевадан печеньелы пирог рецепты
    Безнең җырчы кызларыбыз менә дигән аш-су осталары да. Инстаграм битләренә алар һәрдаим берәр ризыкның рецептын куеп бара. Җайлы һәм тиз әзерләнә торган кайбер рецептларны җырчылар газета укучыларыбыз белән дә бүлешә.
  • 13 января 2018 в 11:00
    Эдуард Вафин: «Без бөтен кеше өчен ачык»
    Татарстан пенсия бүлегенең эш нәтиҗәләре һәм планнары турында
  • 13 января 2018 в 10:32
    Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме артачак
    Бер айга 10 мең 126 сум – быел Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторында шул күләмдә минималь хезмәт хакын булдырырга җыеналар. Бу хәзерге минималь хезмәт хакы суммасыннан 6,7 процентка күбрәк булачак.
  • 13 января 2018 в 10:30
    Кайтарыйк Будулайны!
    «Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак түгел», – дип җырлыйлар. Җырлап караган бар минем, көтү көткәндә, чыбыркыны микрофон урынына тотып. Көне буе нишләмәк кирәк ул көтүдә, төрлечә маймылланып карыйсың инде. Моң дәрьясына чума гына башлаганда, берәр азгыны уҗымга каера, «Аһ, инәң башмагы, борыл!» – дип, аның артыннан йөгерәсең, микрофон-чыбыркыны шартлатып. Ә кайберәүләр борылып килгәч тә җырлаганнар, ахры. Чыбыркыны чын микрофонга алмаштырып, хәзер әнә сәхнәдә балкыйлар.
  • 13 января 2018 в 10:00
    Шагыйрь җиңүе
    Декабрь ахырында Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль – төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә. 
  • 13 января 2018 в 09:10
    «Шәһри Казан»ның тугры укучысы
    Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.
  • 12 января 2018 в 21:58
    «Татарстан гүзәле» бәйгесе җиңүчеләре: «Матурлык бәйгеләре сатып алынган, барысын да «түшәк» хәл итә дигән миф дөрес түгел»
    «Татарстан гүзәле» республикакүләм матурлык бәйгесенә быел 20 яшь. Юбилей елның финал өлеше бу юлы 30 иң чибәр кыздан тыш, Россиякүләм танылган дизайнер Вячеслав Зайцев коллекциясе күргәзмәсе һәм җырчы Тимур Родригез чыгышы белән дә истә калачак.
  • 12 января 2018 в 17:44
    Авылда яшәүче әниләргә ярдәм күрсәтеләчәк
    Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ның еллык коллегиясендәге чыгышында Премьер-министр Алексей Песошин хезмәт хакын вакытында түләмәгән намуссыз җитәкчеләргә карата иң кырыс җәза куланырга, бурычларны хезмәткәрләргә мөмкин кадәр тизрәк кайтырырга кирәклеген әйтте.
  • 12 января 2018 в 17:11
    Май аеннан хезмәт хакы арта
    Халыкны эш белән тәэмин итү, карьераны үстерү өчен шартлар тудыру, гражданнарга нинди яшьтә булуына карамастан, камилләшү мөмкинлеге бирү – болар Владимир Путинның стратегик инциативаларының кайберләре.
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?!
    Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
Реклама