Шәһри Казан

Новости по рубрике - Төрлесе

  • 6 января 2018 в 17:17
    Күрәзәче Рәсилә Кәлимуллина: «Мин сихерче түгел»
    Рәсилә Кәлимуллина – күрәзәче. Аның турында язарга бер тукталган идем, ничектер барып чыкмады. «Үзеңдә шундый гайре табигый сәләт булу куркытмыймы? Бу халәтең өстәмә борчулар тудыра торгандыр? Гадәттә, күрәзәчелекне шайтан коткысы дип аңлаталар, бу чыннан да шулаймы? Әлеге сәләт каян килә?» Рәсиләгә шул сорауларны бирмәкче идем. Ниһаять, очраштык.
  • 25 октября 2017 в 10:22
    Айдарга ике-өч ай йөрерлек «төтен» бүләк ителде
    Казанда яшәүче Айдар Вәлиәхмәтовка 3000 кубометр табигый газ ягулык картасы тапшырылды. “Машинамда ике-өч ай бушлай төтен чыгарып йөрим инде болай булгач”,–дип, сөенечен журналистлар белән дә уртаклашты Айдар.
  • 24 октября 2017 в 22:10
    Татарстанда ике меңгә якын ир-ат декретка киткән
    Декреттагы ир-ат. Сәеррәк яңгыраса да, Татарстанда декретка чыгучы әтиләр саны арта бара. “Татар-информ” агентлыгы язганча, Республика социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин Татарстанда бала караган өчен 70 мең кешегә пособие түләнә, шуларның 1,8 меңе – ир-атлар дип белдергән.
  • 23 октября 2017 в 10:24
    Кибеттә ватылган шешә өчен кем түли?
    Кайчакта кибеттә срогы чыккан товар сатыла, ризык бозылган була. Гадәттә, сатып алучы зарлана да бу хакта оныта. Кайберәүләр үз хокукларын якларга иренә, ә күпләр белеп бетерми. Товар сатып алганда кулланучы хокуклары турында Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән сөйләштек.
  • 23 октября 2017 в 10:07
    Инвалид кешегә ОСАГО полисы алганда ташлама каралганмы?
    Мин - инвалид. Машина алырга җыенам. Миңа ОСАГО полисын алырга кирәк булачакмы? Алган очракта, ташлама каралмаганмы? Марат Хәбриев, Азнакай. Россиядә машинасы булган һәр кеше автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерергә тиеш. Шул исәптән инвалидларга да ОСАГО полисын рәсмиләштерү мәҗбүри. Федераль закон нигезендә, инвалидларга бу очракта 50 процент ташлама каралган. Дөрес, бу компенсация иминият...
  • 23 октября 2017 в 09:58
    Әмир Шәрәфиев: «Чия яфрагын коеп бетергәч, кыш башлана»
    Узган атнада беренче кар төште. Димәк, кышка да озак алмады. Чын кар быел кайчан ятар, кышы суык булырмы? Халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев белән шул хакта гәпләшеп алдык. Ул миннән иң беренче, сезнең тирәдә чия куагы үсәме, дип сорады.
  • 21 октября 2017 в 08:22
    ТНВ хезмәткәрләре: «Бу проект тормышка карашны үзгәртте»
    «ТНВ объективында - зур гаилә» проекты тәмамланды
  • 21 октября 2017 в 07:28
    Җанга уелган бизәкләр
    Россиядә бу төр предприятиеләр нибары өчәү генә - Череповецның «Красный ткач», Түбән Новгород өлкәсе Шахунья шәһәренең «тукылган бизәкләр»е һәм Татарстанның Алексеевск районындагы нәфис туку фабрикасы. Безнеке - арада иң өлкәне. Быел аның оешуына - 90 ел.
  • 20 октября 2017 в 13:09
    Җенси җинаять кылучыларны гомерлеккә төрмәгә утырталар
    Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая 12 яшькәчә балаларга карата җенси җинаять кылучыларны гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә тәкъдим итә. Бу хакта ул кануннарга «педофиллыкка каршы төзәтмәләр» кертү буенча эшче төркемнең утырышында белдерде.
  • 20 октября 2017 в 07:56
    Ничек тизрәк кияүгә чыгарга?
    Ирем белән язылышмыйча никах белән генә тордык. Йөккә уздым, хәзер гаиләбезне законлы теркисебез килә. Ләкин бер ай буе көтүе озак, бу процессны тизләтеп булмыймы? Гөлия Галләмова, Казан. Закон буенча, парлар, гариза биргәч, бер айдан соң гына язылыша ала. Бу ай аларга ниятләренең дөрес, ихлас булуын сынау, туй көненә әзерләнү өчен...
Реклама