16+

Ходай мине сиңа яраткан

«Казан нуры» оркестры дирижеры, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясовларда кунакта булгач, мин, чын интеллигенция шушы буладыр инде, дип кайттым. Оркестры исемендәге нур аларның өендә дә хакимлек итә икән - хатыны Дилара (ул Рәсим җитәкләгән оркестрда думбрада уйный), кызы Наилә, улы Алим белән алар әлеге учакның җылысын саклап, хисләр кадерен аңлап...

Ходай мине сиңа яраткан

«Казан нуры» оркестры дирижеры, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясовларда кунакта булгач, мин, чын интеллигенция шушы буладыр инде, дип кайттым. Оркестры исемендәге нур аларның өендә дә хакимлек итә икән - хатыны Дилара (ул Рәсим җитәкләгән оркестрда думбрада уйный), кызы Наилә, улы Алим белән алар әлеге учакның җылысын саклап, хисләр кадерен аңлап...


Тугызлыдагы «дошман»
Дилара белән Рәсим Ильясовлар гаиләсе төзелгәнгә быел 16 ел икән. Аңа кадәр мәхәббәтнең ике еллык сынау елларын да исәпләсәң, унсигез ел бергә алар. Дилараның Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән, Рәсимнең Ульяновскидан килеп, Казан дәүләт консерваториясендә укып йөргән еллары... Рәсим инде беренче курсны тәмамлаган, Дилара консерваториягә яңа гына укырга кергән кыз. Егет кызны күрү белән күңел түренә киртләп куя: «Бу кыз - миңа дигәне». Дилараның игътибарын җәлеп итү дә, йөрәген яулау да җиңел бирелми шул: чибәр кызга күз сирпүчеләр дә, артыннан тотам да калмый йөрүчеләре дә табылып тора.
- Бер шулай тулай торакка «тугызлы» машинасында (ә ул вакытта тугызлы кәттә машина!) бер егет килмәсенме янына! - дип үпкә катыш үртәлү белән искә ала Рәсим. - Мин монда аның артыннан йөрим, ә ул...
- Аның ул вакытта баяныннан кала бер әйбере дә юк иде, - дип көлә-көлә, сүзгә кушыла Дилара. - Мин әле Рәсимнең үзем өчен якын кешеме, түгелме икәнен аңламаган вакыт... Бәй, шул «тугызлы» килеп киткәч, үпкәләмәсенме бу! Яныннан терәлеп диярлек үтәм - исәнләшми дә, күрсә дә «күрми». Чын-чынлап үпкәләде, сөйләшмәс булды минем белән. Рәсим яныма килми, күренми башлагач кына аңладым - ансыз яшәп булмый икән. Елыйм да елыйм, кыз башым белән янына барып аңлата да алмыйм. Иптәш кыз дилбегәне үз кулына алды, Рәсимне бүлмәгә тартып кертте дә: «Аңлашмыйча, чыкмыйсыз», - дип, ишекне шартлатып бикләп тә куйды. Менә шул көннән без бергә инде. Шул вакытта мин аны яратканымны, Рәсимнең якын кешем икәнен аңладым. Аннан соң тагын бер үпкәләшү булган икән әле: сәбәбен хәтерләмәсәм дә, Рәсимнең аңа чишелеш тапканын хәтерлим. Сигезенче мартка ул минем бүлмәгә ике алагаем зур кызыл алма калдырып (ә ул вакытта хәзерге кебек кышын да, язын да алма сатып алу мөмкинлеге юк), гастрольгә чыгып киткән иде. Шундый кешене ничек яратмый була инде?!

Казанга - башлангычка
- Шундый романтик кешенең «кул сорау» тарихын да беләсе килә инде...
Дилара:
- Менә анысы булмады. Безнең өчен туй көнен минем әнием билгеләп куйды. Ул вакытта кунакка килгәч, Рәсимнең нинди кеше икәнен чамалады, ахры. Безнең сәнгать, гастрольләр белән җенләнгән вакыт. Сузмагыз, дигәне булдымы - ул туй көнен билгеләде, без теләп ризалаштык.
- Укуны тәмамлагач, Ульяновск ягына кайтып китүегезне белми идем.
Дилара:
- Рәсимнең әти-әнисе олы яшьтә, авырып та торгач, без Ульяновскига кайтып төпләндек. Шунда 1999 елда Наиләбез туды. Мин бала белән мәшгуль булсам, Рәсим рус халык уен кораллары оркестрында эшли башлады, аңа татар рухы кертте. Анда өч ел яшәдек.
Рәсим: Казанга кайтып төпләнүнең сәбәпчесе исә «Казан» милли мәдәният үзәгенең җитәкчесе Ринат Закиров булды. Ул туры өйгә шалтыратты. Ринат Вәлиев бездән китә, оркестр белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итәм, диде ул. Мин капылт кына ризалашмадым, чөнки әни авырый иде. Әмма әни мине үзе ризалатты: «Казанга күченегез, ул барыбер асылга кайтып төпләнү, татарлар арасында яшәрсез», - диде. Бәхиллеген биргән әни без Казанга күченеп китәсе көнне бакыйлыкка күчте... Ул көнне Казанга китәсе билетны мин бүген дә саклыйм.
- Казан кочак җәеп каршыладымы соң?
Дилара:
- Ульяновскида яшәгәндә без шуның кадәр татар рухына сусаган идек. Казанга килү тәкъдиме булгач, минем аяк җиргә тимәде. Монда килеп урнашкач, бик күп кыенлыклар булса да, без бер эйфория халәтендә яшәдек бугай. Рәсим башаяк эшкә чумды - төннәр буе йокламый эшләде дә эшләде.
Рәсим:
- Эшкә тотыну белән иң беренче коллективыма исем сайладым. Ә исем җитди әйбер - нинди исем кушасың, аның язмышы да шундый була бит. «Казан нуры» иң ошаганы булды. Икенче эш итеп репертуарга алындым. Мин килгәндә, оркестрның 3 әсәре бар иде. Аны баету, төрләндерү миннән торды: әзер материал юк, һәрберсен кулдан бөртекләп җыеп, музыкантларның һәрберсен тоемлап эшләргә кирәк. Шөкер, мин җитәкләгән унбер елда безнең 350 әсәребез тупланды.

Берсе дә усал түгел
Рәсимнәрнең дүрт бүлмәле, 82 кв метрлы фатирларында, һәркемнең үз почмагы дигәндәй, бишенче сыйныфта укучы Наиләнең дә, беренчегә киткән Алимның да үз бүлмәсе бар. Настя-Нәсимә исемле песи исә күбрәк аш бүлмәсен якын итә икән: чәй өстәле артына утыргач та, хуҗаларча үзенә урындык сайлап менеп кунаклады ул. Өстәлгә хәләл казылык та менсен, башка бүлмәдә дә йөр, имеш.
- Кайсысы усалрак, әтиеңме, әниеңме? - дип, Алимны «кысам».
- Берсе дә усал түгел, икесе дә дәрес караша, - ди ул. Аннан сүзгә Наилә кушыла:
- Безнең әти бик әйбәт - кеше буларак та, музыкант буларак та. Ул гастрольләргә китсә, без аны сагынып көтеп алабыз.
- Мин усалрактыр инде, - ди Дилара. - Рәсим балаларга тавыш та күтәрми. Алар авырып-мазар китсә, миннән дә битәр борчылып, дәвалау курсын алып бара, догалар белән өшкерә.
Мин исә, Дилара әзерләгән камыр ризыклары белән чәй эчкәндә, кабат Рәсимнең музыка белән бәйле дөньясына әйләнеп кайтам:
- Бүген музыкантның кадере бармы ул, Рәсим?
- Бәлки тиешле күләмдә юктыр, әмма мин эшемне бик яратам. 2007 елда Мәскәүдә узган милли оркестрлар конкурсында без беренче урынны яуладык, алган исемнәребез дә шактый. Әлбәттә, безнең эшнең күбесе күренми. Әмма аңа карап кына күңел төшкәне юк - һәр әсәрне җиренә җиткереп, матур итеп эшлисе килү теләге сүнми. Матурлыкны бит аны һәркем күрә, тоемлый. Шуңа да милли колоритны югалтмый, милли сәнгатьне күтәрү юлында игелекле эшләр эшлисе килә.
- Сез эштә җитәкче буларак нинди дә, өйдә нинди?
- Эштә сабыр, үҗәт, тырыш, вакыты белән кырыс булсам, өйдә минем өчен тынычлык, стабильлек мөһим. Ишекне ачып кергәндә, бөтен проблемалар бусаганың теге ягында калырга тиеш.

Штукатур-маляр
Рәсимнең дирижерлык таланты әнисеннән килгән икән: профессионал штукатур-маляр булып эшләгән әнисеннән өйрәнеп калган гыйлеме аңа музыка сәнгатендә дә, тормыш көткәндә дә бик ярап куйган. Аны училищеда укыткан укытучысы да заманында, дирижер булып өлгерер өчен, маляр осталыгы кирәк, дип искәрткән булган. Бу дүрт бүлмәле фатирларына ремонтны Рәсим үз куллары белән ясаган. Диларадан - идея, Рәсимнән - чынбарлык дигәндәй... Диварларның турылыгы, обойлар беркетү, түшәм ясау, идән җәю - барысын да хуҗа үзе башкарган.
- Балда-майда йөзмибез, безгә булганы җитә, булганы кадерле, - диде Дилара. - Иң мөһиме безнең өчен гаилә, балаларның менә шулай шат, сәламәт булулары. Өй - дөньядагы иң мөһим әйбер. Һөнәребезне дә бик яратабыз: әгәр музыкант булмасак, шулай ярты дөньяны күреп йөри алыр идекме икән?
- Еллар узу белән, хисләр үзгәрәме? - дип әңгәмәне йомгаклыйм.
- Ныгый гына, - ди Рәсим. - Авырлыгы булса да, еллар узу белән, язмышыңның фәкать менә шушы кеше, бәхетеңнең бары тик аның янәшәсендә генә була алуын аңлыйсың...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading