16+

Алтын балык биргән БҮЛӘК

Фото урлау - гашыйк булу бәласе Артистларга кунакка барсаң, һич тә уңайсызланып торырга ирек бирмиләр. Бу аларның гадилегеннән, эчкерсез булуларыннандыр. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил ДУНАЕВ гаиләсендә дә шулай. Хатыны Татьяна Григорьевна бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры. Гомер буе җаваплы эшләрдә хезмәт куйган. Башта Китап палатасы директоры,...

Алтын балык биргән БҮЛӘК

Фото урлау - гашыйк булу бәласе Артистларга кунакка барсаң, һич тә уңайсызланып торырга ирек бирмиләр. Бу аларның гадилегеннән, эчкерсез булуларыннандыр. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил ДУНАЕВ гаиләсендә дә шулай. Хатыны Татьяна Григорьевна бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры. Гомер буе җаваплы эшләрдә хезмәт куйган. Башта Китап палатасы директоры,...

Фото урлау - гашыйк булу бәласе
Артистларга кунакка барсаң, һич тә уңайсызланып торырга ирек бирмиләр. Бу аларның гадилегеннән, эчкерсез булуларыннандыр. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил ДУНАЕВ гаиләсендә дә шулай. Хатыны Татьяна Григорьевна бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры. Гомер буе җаваплы эшләрдә хезмәт куйган. Башта Китап палатасы директоры, аннары университетта декан ярдәмчесе һәм проректор урынбасары булып эшләгән. Ә тормышта ул гаилә учагын саклап тотучы мөлаем, ягымлы хатын-кыз. Алар икесе дә ямьле Зәй төбәгеннән. Яшьлек еллары хакында иң элек Наил абый сөйли башлады:
- Мин Әхмәт авылыннан. Бер урамда - татарлар, икенчесендә керәшеннәр яшәде. Бәйрәмнәрне дә бергә үткәрдек. Без гаиләдә биш бала үстек. Әтиебез колхоз умартасы караудан тыш, өйдә дә илледән артык умарта тотты. Хрущев заманында гына биштән арттырмаска куша башладылар. Балачактан ук әтинең ярдәмчесе булырга туры килде. Яшьләр бәйрәмгә чыга, ә мин бал аертып калам. Хәтта Мәскәүдә укыганда да җәй көннәрендә бу эшемне дәвам иттем.
Бервакыт мәктәптә укыганда, сыйныфташым Зина үзенең дус кызының кечкенә генә фотосын күрсәтте. Мин аңа шунда ук гашыйк булдым. Фотоны алдым да яшереп куйдым. (Әнә шул фото бүген дә альбомда саклана.) Фото урлау бурлык түгел, гашыйк булу бәласе генә ул. (Көлә.) Таня бездән ерак түгел Кабан-Бастырык дигән авылдан булып чыкты. Алабугадагы мәдәни-агарту училищесында укып йөри икән. Адресын алдым да хат яздым үзенә. Әмма тиз генә очраша алмадык.
Татьяна Григорьевна:
- Минем Дунаевның үзешчәннәр белән чыгыш ясаганын күргәнем бар иде. Аннары пароходта Батулла белән таныштык. Мин Алабугадан соң Мәскәүгә мәдәният һәм сәнгать институтына укырга киттем. Алар да Щепкин исемендәге югары театр училищесына кереп укый башладылар. Шунда Батулла белән икесе минем янга килделәр. Шуннан аралашып киттек. Мин актерга кияүгә чыгарга уйламый да идем. Миңа аның кешелеклелеге, чибәрлеге, таланты ошады.
- Таня сәнгатьне бик ярата. Гомер буе театрдагы спектакльләрне карап бара, - дип өстәде Наил абый.
Мәскәүдән укуларын тәмамлап кайткан гашыйк парларның чәчләре чәчкә бәйләнә. Башта теркәлер урын, фатир булмыйча аптырый алар. «Театрдагы бер бүлмәдә - без, икенчесендә Туфан белән Нәҗибә яшәде», - дип искә ала актер. Наил абый гастрольләрдә чакта уллары дөньяга аваз салганын ишетүгә, ул хатынына шунда ук: «Владик туу белән котлыйм», - дип телеграмма суга. Уллары кечкенәдән детектив китаплар уку белән мавыкса да, Казан дәүләт университетының ВМК факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә ул Эчке эшләр министрлыгында полковник дәрәҗәсендә. Хатыны Люция дә шунда ук пенсия бүлегендә баш белгеч. Аларның кызлары Алинә төзелеш-архитектура академиясен кызыл дипломга тәмамлаган, Дианалары юридик институтта укый.
Дунаевлар гаиләсендә, барысы да укырга яраткангадыр инде, өйләрендә иң күп нәрсә - китап. Наил абый театрда эшләгәндә дистәләгән пьесаны үзе тәрҗемә итеп, алар сәхнәгә куелган. Кыргыз язучысы М. Байҗиевның «Хуш, Назлыгөл!» спектаклен заманында автор үзе дә яратып карый. Элек драматург Шәриф Хөсәенов та Наил Дунаевны якын күргән. Ул бүләк иткән кактус ел саен чәчәккә төренеп утыра икән.

Мичурин булмасак та...
Табынга куелган ризыкларыннан хуҗабикәнең уңганлыгы күренеп тора. Көндезге ашка берничә төрле салатын да, бәлешләрен дә пешереп өлгерткән. Чәй эчкәндә, үзләренең үсмер елларында алабута ашаган авыр чакларны да искә төшереп алдылар. Татьяна Григорьевна яшьтән үк бәйләү, тегү эшләре белән шөгыльләнгән. Әмма фәнгә тартылу сәбәпле, бөтен вакыты шуңа сарыф ителгән. Соңгы елларда бакчада үстерелгән җиләк-җимешне генә эшкәртә ул. Аларның бакчасында нинди генә агачлар юк. Виноград, слива, крыжовник, чит илдән кайтарылган камырлык. «Мичурин булмасак та, бер алмагачтан берничә төрле сорт та ясадык», - ди Наил абый.
Наил Дунаевның яшь чакта, репетицияләр вакытында, ясаган шаржларын хезмәттәшләренең әле дә күргәне юк (рәсемдә). Ул аларны безнең газета өчен генә тәкъдим итте. Оныклары Алинә дә рәсем ясарга оста икән. Дәү әнисе белән дәү әтисенә дә үзе ясаган картинасын бүләк иткән.
Бүгенге көндә артистның яраткан шөгыле бер генә. Ул да булса елның теләсә кайсы вакытында балыкка йөрү. Элек Марсель Сәлимҗановны да көнләштерә-көнләштерә балык тоткан чаклары булган. Ел әйләнәсендә үзләре генә түгел, дуслары, туганнары да сыйлана Наил абый алып кайткан балыклардан. «Бервакыт Мамадыш якларына баргач, балык биреп, кибетчеләрне дә рәхәтләндердем», - дип искә ала ул. Авыл кешесе шундый артистларның балык тотып йөрүенә гаҗәпләнеп тә кала, билгеле.
«Яр буенда хыялларга бирелеп балык тотып утырганда, их, әкияттәге алтын балыкны каптырып, нәрсәдер сорарга иде, дигән чакларыгыз булмадымы?» - дип сорыйм Наил абыйдан. «Юк, мин хыялый түгел бит. Шәһәрдән читтә үскән авыл баласының артист булып дөнья гизүе үзе алтын балык биргән бүләк бит инде, - дип җавап бирде ул. - Әгәр бүген алтын балык эләгә икән, мин күп нәрсә сорамас идем. Аннан саулык, илебезгә иминлек сорар идем».

Мин алар белән горурланам
Киленнәре Люция каенанасы белән каенатасы турында әнә шулай ди. «Минем Владислав белән яши башлавыма - 23 ел. Без укыганда танышып өйләнешкән идек. Әни белән әти турында бары яхшы сүзләр генә әйтә алам. Алар бик мәрхәмәтле. Анда әнинең әнисе дә, күп кенә туганнар да яшәде. Беркемгә дә беркайчан караңгы чырай күрсәтмәделәр. Һәркемгә ачкычларын ышанып тапшырдылар. Мине дә үз кызларыдай кабул иттеләр. Безнең балаларны да үстерергә булыштылар. Без бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Әти студентларына да акча белән ярдәм итә иде. Ул биргәнен алардан кабат алмады. Әти-әни безгә гомер буе үрнәк булды. Алар хезмәт сөючән, үз көчләре белән тормышның төбеннән күтәрелгән кешеләр. Быел бергә яшәүләренә 50 ел булды. Алга таба да аларга тигезлектә матур гомер итәргә язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading